Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:32

4-6 сентябрь көннәрендә Омскида “Милли оешмалар яшьләре активистлары һәм лидерлары җыены” булып узды. Чара Руссия президенты күрсәтмәсе нигезендә “Русия яшьләре берлеге” Бөтенруссия иҗтимагый оешма тарафыннан бирелгән грант исәбенә үткәрелде.

Грант язып, уңышка ирешүчеләр һәм җыенның төп оештыручылары – “Мәдәният” өлкә тататр милли-мәдәни мохтарияте һәм “Алмаз” татар яшьләр үзәге иделәр. Өлкә хакимиятенең эчке эшләр идарәсе, Большеречье район хакимияте һәм коммерция белән шөгыльләнмәүче “Татарстан-Омски” партнерлык үзәге ягыннан теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтелде.

Слет эшендә Омски шәһәре, өлкәнең Большеречье, Знаменка, Тара, Тевриз, Колосау районнары һәм Новосибирски шәһәре татар яшьләре, “Мөлдир” өлкә казакъ мәдәният үзәге, “Казакъ милли-мәдәният үзәге”, “Омски казакълары” иҗтимагый оешмасы, “Ватан” азәри мәдәният үзәге, “Звайгзните” латыш милли-мәдәният үзәге һәм “Бердәмлек” үзбәк мәдәният үзәге яшьләре, оештыручылар, семинарлар һәм мастер-класслар алып баручылар - җәмгысе 81 кеше катнашты.

“Без, оештыручылар җыен уздыруның төп максаты итеп өлкәдә яшәүче төрле милләт яшьләре арасында дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыруны, аларны берләштерүне, үзара тәҗрибә уртаклашуны һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуны куйдык”, ди “Мәдәният” өлкә тататр милли-мәдәни мохтариятенең башкарма мөдире Гүзәлия Чумарова.

“Милли оешмалар яшьләре активистлары һәм лидерлары җыены”ның эше Омскиның Милли оешмалар белән эшләүче үзәге бинасында оештырылган ачык диалог, ягъни кара-каршы сөйләшү белән башланып китте. Сөйләшүдә җыелган яшьләрдән тыш өлкә хакимияте вәкилләре, “Дуслык йорты” хезмәткәрләре, “Русиянең авыл яшьләре берләшмәсе”нең Омски бүлеге вәкилләре, кайбер иҗтимагый һәм милли оешмалар җитәкчеләре, җирле мәгълүмат чаралары хәбәрчеләре катнашты.

Ачык диалог барышында Омскида төрле милләт халыкларының үзара дус, тату яшәүләре ассызыкланды, әмма милли проблемнарның күп булуына да басым ясалды. Проблемнарның иң борчыганы – яшьләрнең туган телләрен, үз мәдәниятләрен белмәүләре, аларның милли тәрбия алмаулары, мәктәпләрдә туган тел дәресләре укытылмавы, укытылган очракта да, аларның факультатив рәвештә генә булуы турында борчылып сөйләделәр чыгыш ясаучылар. Милли оешмаларның үз биналары, очрашу урыннары булмавы турында да әйтелде ачык диалог барышында. “Дуслык йорты” актив эшләп торса да, анда милли оешма үзе теләгәнчә эш алып бара алмый, очрашу урыны да, вакыт та исәпле генә бирелә, диючеләр булды.

“Мәдәният” өлкә татар милли мәдәни мохтарияте рәисе Рафаил Забиров төрле милләт вәкилләрен берләштерү һәм булган проблемнарны чишү өчен милли оешмалар берләшмәсе төзәргә кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. Бу тәкъдимне хуплаучылар һәм эшне яшьләрне берләштерүдән башларга кирәк дигән фикер белдерүчеләр дә булды.

Ачык диалог тәмамланганнан соң, слетта катнашучылар өчен Омски шәһәре буенча сәяхәт оештырылды. Анда яшьләр өлкә үзәгенең узганы, бүгенгесе, киләчәге турында мәгълүмат ала алдылар.

Сәяхәттән соң җыенда катнашучылар автобусларга, җиңел машиналарга утырып, шәһәрдән 215 чакрым ераклыкта Большеречье районында урнашкан “Белочка” балаларны сәламәтләндерү үзәгенә юл тоттылар.

Үзәккә килеп урнашуга, яшьләр мәйданга җыелды. Биредә җыенны рәсми ачу һәм байрак күтәрү тантанасы башланды. Әлеге чарада Большеречье район хакимияте башлыгы урынбасары Любовь Мелихова, Большеречье авыл хакимияте башлыгы Маһирә Шәмсетдинова һәм “Белочка” балаларны сәләмәтләндерү үзәге мөдире Юрий Кеслер катнашты. Алар яшьләрне чарада катнашулары белән тәбрикләп, уңышлы һәм нәтиҗәле эшләр теләделәр.

Бу вакытта инде караңгы төшкән иде. Яшьләр биеккә күтәрелеп, дөрләп янган учак янында җыелдылар, хуҗалар пешергән тәмле балык шулпасыннан авыз иттеләр, җырлар җырладылар, күңел ачтылар. Җыенның беренче көне моның белән генә тәмамланмады. Хуҗалар мунча да ягып куйган иделәр. Теләгән кеше кайнар мунчага кереп, юынып чыга алды.

Җыенның икенче көнендә яшьләр өчен лекцияләр, мастер-класслар, төрле спорт уеннары һәм шаян бәйгеләр оештырылган иде. Лекцияләрне һәм дәресләрне югары белемле белгечләр алып бардылар. Мисал өчен, “Ничек милли оешмалар яшьләре лидеры булырга” дигән семинарны Омски дәүләт педагогия университетының өлкән укытучысы, психолог Анастасия Желомко алып барды. Халык алдында чыгыш ясау техникасына, оста сөйләү осталыгына һәм халыкны җәлеп итүнең башка алымнарына Омски өлкәсенең мәдәният һәм сәнгать көллияте укытучысы Рахат Шуакбаев өйрәтте.

Кулланма сәнгать кул эшләре белгече Марина Анохина җитәкчелегендә яшьләр үз куллары белән такталарга милли бизәкләр төшерделәр, төсле тасмаларга үзләренең исемнәрен яздылар. Соңыннан ул тасмаларны җыен логотибы төшерелгән түгәрәккә беркетеп куйдылар һәм аны киләчәктә оештырылачак мохтарият музеена тапшырырга карар кылдылар.

Яшьләр өчен кызыклы бәйгеләр дә оештырылган иде. Берничә төркемгә бүленеп яшьләр әлеге уеннарда катнаштылар, үзара көч сынаштылар, ярыштылар. Соңыннан җиңүче төркем билгеләнде.

Кичке аштан соң җыенда катнашучылар көче белән концерт оештырылды. Милли оешмалар яшьләре үз телләрендә шигырьләр укып, җырлар җырлап, биюләр башкарып, башкаларны үз халыкларының мәдәниятләре белән таныштырдылар. Концерт күмәк бию, уеннар белән тәмамланды.

Җыенның өченче көнендә ашханә бинасында йомгаклау утырышы узды. Утырышны “Татарстан-Омски” партнерлык үзәге җитәкчесе, “Мәдәният” Өлкә тататр милли мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары Радик Миңнеханов алып барды. Шуны да әйтергә кирәк, Радик әфәнде җыенның башланган көненнән ахырына кадәр яшьләр белән бергә булды.

Радик әфәнде узган чарага кыскача гына йомгак ясады, ирешкән уңышлар турында әйтте һәм җыен барышында килеп чыккан кайбер кимчелекләргә дә тукталды, аларны булдырмау юлларын табарга өндәде.

Кайбер оештыручылар һәм катнашучылар фикерләре

Радик Миңнеханов, “Татарстан-Омски” партнерлык үзәге җитәкчесе:

Бу җыен безнең өчен беренче булды. Без бик дулкынландык, борчылдык. Уңышлы булырмы бу эш, килеп чыгармы, төрле милләт яшьләрен берләштерә алырбызмы, дип уйладык. Куелган максатларны белсәк тә, безнең үткәрү тәҗрибәбез юк иде. Шөкер, бар да килеп чыкты. Безнең яшьләребез бердәм булдылар, өч көн буена дустанә яшәделәр. Бернинди дә конфликтлар булмады. Дөрестән дә, без төрле милләттән булсак та, бер илдә – Русиядә яшибез, илебезне яратабыз, тамырларыбыз биредә. Без бердәм булып, илебез үсешенә үз өлешебезне кертергә тиешбез.

Анастасия Желомко, психолог, Омски дәүләт педагогия университеты, өлкән укытучы:

Бу – дәүдәт ярдәме белән оештырылган уникаль проект. Беренче мәртәбә оештырылуга һәм тәҗрибә булмауга карамастан, ул уңышлы узды, дип әйтәсем килә. Оештыручылар тырыштылар, яхшы эшләделәр, ниятләнгән эшләрнең барсын да башкарып чыктылар. Минем дә бер тәкъдимем бар – киләчәктә масштаблар киңәйсә, финанслау күбрәк булса, эш тагын да уңышлы барыр иде. Руссиянең киләчәге яшьләр кулында. Алар алдында яңа киң горизонтлар ачыла.

Элмира Макаревич, инглиз теле укытучысы, Знаменка районы Бутакова авылы:

Җыенда катнашуыма бик шатмын. Биредә татар җырлары ишеттем, биюләр күрдем, башка милләт яшьләре белән таныштым. Мин үзем дә җырларга яратам. Әмма моңарчы мин йә рус, йә инглиз телендә генә җырлый идем. Биредә ишетеп, үземнең дә татар җырларын башкарасым килде. Укучылар белән татар биюләре дә өйрәнергә уйлыйм.

Рушания Давлетбагина, Большеречье районы, Үләнкүл авылы:

Без авылдан 4 кеше килдек. Концертта катнаштык, чыгыш ясадык. Безгә бик ошады, бик кызыклы җыен булды. Үзебез өчен күп кенә яңалыклар күрдек, үзебезнең авылда үткәрерлек яңа уеннар өйрәндек. Чакырган өчен оештыручыларга зур рәхмәт, киләчәктә дә безне онытмасыннар иде.

Алтынай Жунусова, “Мөлдир” өлкә казакъ мәдәният үзәге җитәкчесе:

Җыен уңышлы үтте дип саныйм. Биредә яшьләр бердәм булдылар, нинди милләттән булуларына карап аерым төркемнәргә бүленмәделәр. Концерт барышында коллектив үз милләтен күрсәткәндә генә кемнең кайсы милләттән булуын күрдек. Слетта авыл яшьләренең күп булуы миңа ошады. Алар оялып утырмадылар, башкалар кебек актив булдылар. Татар мәдәнияте байрагы татар яшьләре кулында, дип әйтәсем килә.

Бибигөл Солтанова, “Казакъ милли-мәдәният үзәге, мөдир урынбасары:

Яшьләр арасында сәләтле балаларның күп булуы мине аеруча сөендерде. Мондый чаралар бик кирәк. Алар яшьләр арасында дуслык мөнәсәбәтләре урнаштырырга, берләштергә ярдәм итә.

Регина Мөхәмәдиева, 9 сыйныф укучысы, Колосау районы, Корсино авылы:

Мондый чарада беренче катнашуым. Миңа барысы да ошады. Күп кеше белән таныштым, яңа дуслар таптым. Авылыбызда яшәүче яшьләрне дә берләштерәсем килә.

Илнур Тухбатуллин, Тевриз район үзәгеннән:

Районнан без ике кеше килдек. Биредә миңа бик ошады. Яхшы лекцияләр булды. Күп нәрсәгә өйрәттеләр. Ничек оратор булырга, ничек кешеләрне аңларга, ничек дус яшәргә, сугышмаска. Биредә күргәннәрне үзебезнең районда да кулланасым килә.

Замира Саитова, “Бердәмлек” үзбәк мәдәният үзәге:

Җыен кызыклы үтте, күп яңалыклар белдек, миңа барысы да ошады. Оештыручыларга рәхмәт. Мондый җыеннар ел саен оештырылса, һәм анда күбрәк милләтләр катнашса, тагын да яхшы булыр иде.

Раил Ибраһимов, Новосибирски шәһәре, “Алтын йолдыз” клубы

Асылда миңа җыен ошады. Әмма кәефне бозган нәрсәләр дә булды. Без урнашкан биналар бик иске иде, бүлмәләр салкын. Әле ярый кайнар мунча булды. Лекцияләрнең кайберләре миңа ошап бетмәде. Аеруча тактага рәсем төшереп вакыт уздырганчы, берәр кызыклы темага сөйләшү барса, яхшырак булган булыр иде. Мондый җитешсезлекләргә игътибар итмәгәндә, җыен уңышлы узды дияргә була. Үзебездә кулланырлык шкатый күп яңалыклар белдем.

Азамат Байгузин, “Омски казакълары” иҗтимагый оешмасы әгъзасы

Бар да әйбәт булды. Минем үземнең бер тәкъдимем бар – биредә кара-каршы сөйләшү мәйданчыгы булырылса, яхшы булыр иде. Без үз фикерләребезне белдерергә, башкаларны тыңларга, бәхәсләшергә, уртак фикергә килергә өйрәнер идек.

Мурзафарова Лилия, Омски шәһәре, “Умырзая ансамбле” сәнгатъкәре:

Миңа барысы да ошады. Бик яхшы лекцияләр булды, яңалыклар белдек. Беренче көнне учак булды, ялкын шундый биек күтәрелде. Бик тәмле балык шулпасы да пешергән иделәр, телемне йотардай булдым.

Без ансамблдән биш кеше идек. Үзебез дә актив булдык. Уеннарда катнаштык, концертта җырладык та, биедек тә. Казакъ киемнәрен күрсәтүдә катнаштык. Күпләр белән таныштык, күп дуслар таптык.

Марис Тупесис, “Звайгзните” латыш милли мәдәният үзәге:

Мондый чараларда тәҗрибәле өлкән буын кешеләренең катнашуы да кирәк, минемчә. Алар безне үзләренең эш алымнары белән таныштырырлар, эш серләре турында сөйләрләр иде. Аннары милли оешмаларның күбрәк булуын да теләр идем. Алар милли киемнәрен күрсәтерләр, йолалары, гореф-гадәтләре турында сөйләрләр иде. Урамда нинди дә булса таныш булмаган телдә сөйләшү ишетәсең, ниндидер киемнәр күрәсең икән, синең ачуың чыкмый, ярсымыйсың. Чөнки син милләтләрнең күп булуы турында беләсең, аларның киемнәренең һәм телләренең төрле булуына күнеккән буласың.

XS
SM
MD
LG