Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:29

Төмән өлкәсендәге татар мәктәпләре дәреслекле булды


Фәрид Корманов Төмәндә татар дәреслекләрен тарата

Фәрид Корманов Төмәндә татар дәреслекләрен тарата

Төмән өлкәсендәге этномәдәни белем бирүче мәктәпләргә “Яшь буын” татар яшьләр оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов татар теле һәм әдәбияты дәресләре өчен 1235 әсбап алып кайтты.

Төмән өлкәсендәге этномәдәни белем бирүче мәктәпләргә “Яшь буын” татар яшьләр оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов татар теле һәм әдәбияты буенча дәреслекләр алып кайтты.

Өлкәнең татар теле һәм әдәбиятын өйрәнүче урта мәктәпләрендә дәреслекләр иске булуы турында күптән сүз алып барыла инде.

"Мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятын укыту турында кызыксынып, бу фәннәрдән дәреслекләрнең бик нык искергән булуын белеп, үземнән ярдәм күрсәтергә уйладым. Мин аны мониторинг шикелле эшләдем: гыйнвар аеннан һәр мәктәпкә шалтыратып, белешеп, нәтиҗәләр буенча булышуларын сорап Татарстан мәгариф министрлыгына хат яздым, - дип сөйләде бу эшкә алынган Фәрид Корманов. - Министрлык дәреслекләр бирү өчен әзерли торган исемлектә безнең өлкә булуын һәм китапларның август аенда өлгерәчәген хәбәр итүенә бик шатландым. Исемлек буенча сораган китапларыбызны бирергә риза булдылар. Сентябрь башында чираттагы экскурсиягә баргач, бу дәреслекләрне Төмәнгә алып кайттым. 1235 китапны исемлек буенча мәктәпләр килеп ала да башладылар. Тик татар теленнән китаплар мәгариф министрлыгы резервында калмаган иде.

Федераль исемлеккә кертелгән бердәм дәүләт стандартлары нигезендә әзерләнгән 5-8 сыйныфлар өчен дәреслекләр болар. Китапларның авторларын да һәрбер мәктәп үзе сайлап алды. Хәзерге вакытта укытучыларның татар теле һәм әдәбиятыннан федераль дәүләт стандартларына нигезләнгән укыту програмнары юк. Министрлыкка шул сорау белән дә чыгарга уйлап торам.

Яркәү районында 1995 елгы, кайбер җирләрдә битләре ертылып беткән китаплардан үз телеңне өйрәнү бер дә горурлык уятмыйдыр ул. Тырышрак укытучылар бу мәсьәләне үзләре дә хәл иттеләр. Ә менә район, өлкәнең мәгариф юнәлешендә эшли торган һәм татар иҗтимагый оешмалары тарафыннан бу турыда уйлаучы булмады. Ни өчен без татар халкы турында кайгырткан булып йөрибез, шул гади генә мәсьәләне дә хәл итә алмагач? Берничә тапкыр язып, шалтыратып сорап та, тиешле кәгазьләрен тутырып җибәрмәгән мәктәпләр булды", диде Фәрид әфәнде. Киләсе елга бу эшне дәвам итеп, башлангычлар өчен дәреслекләр булдыру мәсьәләсен хәл итәргә уйлый ул.

Гүзәлия Муллачанова, Алевтина Манкаева һәм Халидә Кирамованың шатлыклары эчләренә сыймый

Гүзәлия Муллачанова, Алевтина Манкаева һәм Халидә Кирамованың шатлыклары эчләренә сыймый

Төмән районының Шыкча мәктәбе укытучысы Гүзәлия Муллачанова үзенең шатлыгы белән уртаклашты. "Өлкәбез өчен тырышып, телебез турында кайгыртып йөрүче Фәрид Корманов шикелле актив, инициативалы яшьләр булуына чын-чынлап сокландым, гаҗәпләндем. Ул булмаса, безгә бу бәхетне күрү юк иде. Мондый яңа дәреслекләргә күптән сусаган идек инде. Быел 5нче сыйныфларда әдәбиятны укытсак та, татар телен укытырга федераль дәүләт стандартларына нигезләнгән дәреслегебез юк менә. Әле бу дәреслекләр буенча яңа календарь-тематик план төзергә дә кирәк. Анысы безнең өчен зур проблем булып кала. Дәреслекләр бар, ә план юк.

Тагын да шатлыклы хәл – күп еллардан бирле туган тел укымаган 1 сыйныфлар өчен бу фәнгә быел өчәр сәгать бирделәр. Ә инде ике чит тел укытырга дигән карар да татар теле файдасына булды кебек. Чөнки икенче чит тел – алман теле белән татар теле параллель укытыла. Кайсы телне үзләштерергә кирәклеген бала үзе сайлый. Күбесе туган телен сайлар дип ышанам", дип шатлыгы белән уртаклашты Гүзәлия Муллачанова.

Төмән шәһәрендәге бердәнбер этномәдәни белем бирүче Кырынкүл мәктәбе мөдире Алевтина Манкаева да: "Дәреслекләрне мәркәзебездән шактый еракта урнашкан шәһәребезгә китереп җиткергән, әле алдан берничә тапкыр мөрәҗәгать итеп, хатлар юллап исемлек туплаган, аларны булдыру җаен тапкан Фәридкә рәхмәтебез чиксез. Инде ул бу эшне дәвам итәр, федераль дәүләт стандартларына нигезләнгән тагын яңа дәреслекләр алып кайтыр дип ышанабыз. Китапларыбыз бик иске, 10-15 ел элек чыгарылганнар иде", диде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG