Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Садыйков: “Татар теле кино түгел, театр теле”


Азат Садыйков: “Татар теле кино түгел, театр теле”
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:05 0:00

Казанның “Мир” кинотеатрында мөселман кинофестивале кысаларында Татарстанның яңа буын татар режиссеры Азат Садыйковның “Булган бар!” фильмы күрсәтелде. Төп рольләрдә – Кәрим Тинчурин театры артистлары Наил Шәйхетдинов һәм Ирек Хафизов. Фильмга билгеле алып баручылар Гөлназ Сәфәрова, Әбри Хәбриевләр дә җәлеп ителгән.

7 сентябрьдә Казанның “Мир” кинотеатрында татар клиплары төшерүче, яшь режиссер Азат Садыйков өчен бик мөһим көн иде. Ул үз акчасына, үзенең һәм дусларының көче белән төшерелгән татарча 20 минутлык “Булган бар” фильмын беренче тапкыр тамашачыга тәкъдим итте.

Аны Һолливудта укып кайткан оператор Эльнар Мөхәммәдьяров төшергән. Азат сүзләренчә, фильмның бюджеты 120 мең сум, барлык чыгымнарны үзе каплаган. Моннан тыш ул, “Булган бар”га татарның билгеле шәхесләре – Тинчурин театры артистлары Наил Шәйхетдинов, Ирек Хафизов, алып баручылар Гөлназ Сәфәрова, Әбри Хәбриев, альтернатив музыкант Альберт Исмаилларны җәлеп итә алган.

Яшь режиссер белдергәнчә, ул тамашачыга тормышта хата кылсаң да, аны төзәтү беркайчан да соң түгел, дигән фикерне җиткерергә теләгән.

“Әлеге фильмны тәҗрибә өчен генә төшерә башлаган идек, тик эш процессында яңадан-яңа идеяләр туып, аны зур проект буларак башкарып чыктык. Бик авыр булды. Дустым әйтмешли, кино төшерү – ыштан төшерү түгел. Бер йөздә продюссер да, режиссер да булу бик авыр. Мин безнең проект командасына бик рәхмәтлемен. Бергәләшеп, зур эш башкардык. Миңа калса, “Булган бар” фильмы татар кинематографиясендә яңалык булып тора”, диде Азат Садыйков. Шунда ук елмаеп, бәлки мин ялгышамдыр, дип тә куйды.

“Булган бар” фильмының cценаристы Азатның дусты, шулай ук яшь видео төшерүче, үзе үк татар клипларында төрле рольләр уйнаучы Рәфис Нуруллинга мөселман кинофестивалендә катнашу мөмкинлеген югалтмас өчен, фильм төшерергә бер көн кала, cценарийны үзгәртергә туры килгән.

“Иң элек уйлаганча төшергән булсак, “Булган бар”ны фестиваль комиссиясе карап та тормас иде. Матди ярдәм дә булмады. Нәтиҗәдә фильм миңа ошады. Тик, безнең эш командасы алдыбызга куйган максатка ирешмәдек, дигән фикергә килде. Тулаем алганда, үз эшебез белән канәгать. Аудитория дә уңай кабул итте: көләсе җирдә – көлде, ахырдан көчле алкышларга күмде. “Булган бар” фильмы тәмам. Аңа нокта куйдык. Тик безнең команда эше моның белән генә туктамый. Гадәти булмаган фильм төшерергә планлаштырабыз. Мин аның сценариен яза башладым. Аны киләсе елда төшерергә уйлыйбыз”, диде Рафис Нуруллин.

Татар фильмында рус сүзләре куллануга режиссер профессиональ яктан аңлатма бирергә тырышты. Миңа калса, татар теле кино түгел, театр теле. Табигыйрак килеп чыксын өчен рус сүзләрен дә кертәргә булдык”, диде яшь режиссер.

XS
SM
MD
LG