Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:05

Элегрәк Татарстанның Шәмәрдән бистәсеннән Рөстәм дә сугышка Сүриягә китәргә җыенуы турында әйткән иде.

Хәрби йөк булырга мөмкин ике Русия корабы Сүриягә таба юл тота. Бу хакта чәршәмбе көнне NBC телекомпаниясенә Пентагон вәкилләре белдергән. Һавадан төшерелгән фото мәгълүматларына күрә, соңгы вакытта Русия транспорт очкычлары белән Сүриягә 50гә якын диңгез пехотасы һәм бронемашиналары җибәрелгән.

Америка хәрбиләре сүзләренчә, Русиянең Сүриядәге активлыгы ни сәбәпле артуын алар аңламый. Латакия шәһәрендә аэродромында базага охшаш корылма төзелү дә сорау тудыра. Йөзгә якын Русия хәрбиләре җыелма йортлар һәм вакытлыча идарә-диспетчер пунктын булдыра.

Ак Йорт матбугат сәркатибе Русия хәрбиләренең Сүриягә китерелүе һәм анда хәрби очкычларны урнаштыруы АКШта борчу тудыра. Обама идарәсе әлеге хәлне күзәтеп бара. АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри Русия саклану министры Сергей Лавров белән телефоннан сөйләшкәндә Русиянең Сүриядәге гамәлләре киләчәктә «кискенләшү һәм тотрыксызлык артуына» китерергә мөмкинлеген әйтте.

XS
SM
MD
LG