Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:35

Хөкем карары чыгару-чыгармауны хөкемдар хәл итәчәк.

10 сентябрьдә Чаллыда Татар иҗтмагый үзәге рәисе Рәфис Кашаповка карата мәхкәмә утырышы бара. Ул иртәнге сәгать 10.00 башланып китте. Чаллыдагы хәбәрчебез белдерүенчә, төшке ашка кадәр адвокатлар Рушана Камалова, Руслан Гарифуллин һәм җәмәгат яклаучысы Ринат Нургали гаепләүләргә каршы чыгышлар ясаган. Гаепләүләрне дәлилле итеп кире каккан чыгышлары мәхкәмәдә катнашкан җәмәгатчелектә зур канәгатьләнү хисләре калдырган.

Сәгать 14.00да мәхкәмә утырышы дәвам итәчәк. Анда җәмәгать яклаучылары милли хәрәкәт вәкилләре Айдар Хәлим, Фәрит Зәкиев чыгышлары көтелә.

Хөкем карарының бүген чыгарылу-чыгарылмавы әлегә билгесез. Гаепләү ягы моңа кадәр булган утырышта Кашаповка дүрт ел төрмә сораган иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG