Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:42

Якшәмбедә узачак президент сайлавын Татарстанда республиканың үзен, президент институтын саклау өчен дә тавыш бирү буларак күрәләр, үзенә күрә бер халык референдумы дип атыйлар. Азатлык аралашкан белгечләр сайлаудан соң федераль үзәкнең Татарстанга карата мөнәсәбәте үзгәрергә мөмкин, ди.

13 сентябрьдә Татарстан халкы президентны сайлый. Торган саен ешрак анда "бу гади сайлау түгел, аны референдум буларак кабул итәргә кирәк" дигән мәгънәдәге сүзләр ычкына.

Рөстәм Миңнеханов та, аның тирәсендәге җитәкчелек тә президент атамасы өчен көрәшәчәкбез дип ачыктан-ачык әйтергә шүрли, Мәскәү андый белдерүләргә хәзер бик сизгер, әмма казандагылар барыбер бирешми – турыдан-туры булмаса да ишарәләр ясала. Август башында Казан шәһәре активистлары белән очрашканда Миңнеханов: "Киләчәк сайлау – ул үзенә күрә Татарстанның үсеше курсына халыкның ышаныч белдерү референдумы. Соңгы биш елда республика сыйфат ягынннан үсте, Русиядәге башка төбәкләр арасында шактый күп күрсәткечләр нигезендә без алгы сафта. Татарстан башкаласына дөньякүләм дәрәҗәдәге чараларны уздыруны ышанып тапшыралар. 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты булса, 2019 елда – WorldSkills. Мондый нәтиҗәләргә ирешү көчле команданың бергәләп оешып эшләвенә бәйле, без дөньякүләм дәрәҗәдәге эшләрне башкара алабыз", дип белдергән иде.

Татарстанның абруе зур, тик Мәскәү ягыннан басым моңа карамый дәвам итә, анда татарларны авызлыклау теләге зур һәм ул аны даими күрсәтеп тора. Күптән түгел юк кына җирдән “Молодая гвардия” белән чыккан гауга да моны тагын бер тапкыр ачып салды.

Республика белән федераль үзәк арасында президент иниститутына бәйле тарткалашулар да, республиканы гади бер губерниягә калдыру турында сүзләр дә күптән бара. Шуңа да бу сайлауда халыкның тавыш бирүе аның Татарстанны президентлы республика буларак хуплавын аңлата да. Бу уңайдан тавыш бирергә килүчеләрнең проценты да мөһим.

Әлегә Мәскәү бер елга булса да Татарстанга президентлы буларак яшәргә мөмкинлек бирде. 2015 ел башына Русиядә бер генә президент – Русия президенты – булырга тиешле дигән канунны махсус бер елга кичектерде. Бу да үзенә күрә Татарстанга карата үзгә мөнәсәбәт турында сөйли. Шулай да болар барысы да сабый бала белән уйнаган кебек килеп чыкмасмы, уенчык бирерләр дә аннары тартып алмаслармы? Күпмерәк процент булыр, сайлау нәтиҗәләрен Мәскәү исәпкә алырмы? Бу турыда без сәясәт белгечләреннән, депутатлардан сораштырдык.

"Көрәшне күрсәтергә кирәк, ә безнекеләр посып утыра"

Рафаил Хәкимов сайлауга, һичшиксез, барам, бер тавышка булса да Рөстәм Миңнеханов исәбендә булсын, ди ул. Галим сайлауда катнашу, тавыш бирү барыбыз өчен дә әһәмиятле, дигән фикердә.

Рафаил Хәкимов

Рафаил Хәкимов

“Беренчедән, бу – ирекле сайлау, Татарстанга президентны билгеләмиләр, ә ул халык тарафыннан сайлана. Икенчедән, без башлыкны да, губернаторны да сайламыйбыз, ә республика президенты өчен тавыш бирәчәкбез. Шуңа да бу үзенә күрә референдум буларак кабул ителә.

Мәскәү мөнәсәбәте үзгәрер, чөнки халык кемне һәм ничек сайланганы күренеп торачак бит. Рөстәм Миңнехановның чын рейтингы да зур, халык үз итә аны. Процентлар югары булса тагын да әйбәт - Татарстан җитәкчелегенә бу өстәмә куәт бирә, алар федераль үзәк белән аяк терәп сөйләшә алачак.

Әмма начар якка да үзгәрешләр булырга мөмкин, сайлау нәтиҗәләрен кабул итәрләрме – белмим. Шик бар. Урындагы президентларны бетерү кануны Русиянең үз Конституциясенә каршы кабул ителсә дә, хәтта Татарстанның үзендә дә аңа каршы чыгучы юк. Ярар, Бөтендөнья татар конгрессы, яшьләр хәрәкәте кампания алып барды ди. Әмма Татарстан Дәүләт шурасы дәшми бит, посып утыра. Инде күптән ул канунны мәхкәмәгә бирергә кирәк иде! Ә безнекеләр сазлыкка батып Мәскәү нәрсә әйтер икән дип көтеп утыра. Үз урыннары өчен куркалар. Татарстан өченме алар, әллә кәнәфиләре өчен кайгыралармы? Читтән карасаң, Татарстан үзе моңа битараф дигән хис кала", диде ул.

Мәскәү Татарстанга каршы ниләр әзерли?

Татарстан Дәүләт шурасының Канунилык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов депутатлар президент исемен яклый, әмма әлегә ачыктан-ачык каршы чыгучы гына юк, дип әйтә.

Рафил Ногманов

Рафил Ногманов

“Ничек тә булса саклыйсы иде президент институтын. Якшәмбе көнне дә халык башлыкны да, ханны да сайламый, ә президент өчен тавыш бирә. Президент исеме әле Рөстәм Миңнехановта, тагын 15-20 елдан соң башка кеше булыр, калдырырга кирәк бу исемне. Тик Мәскәү сайлау нәтиҗәләрен ничек кабул итәр – әйтә алмыйм. 2016 елга кадәр әле вакыт бар, Мәскәү дә нишләргә кирәклеген уйларга тиеш. Анда төрле астыртын эшләр барадыр, нинди кәгазьләр язылганын, эшләнгәнен дә белмибез, әле хәрәкәт күренми. Ниндидер сүз рәсми әйтелсә, без дә үз сүзебезне әйтербез”, диде Рафил Ногманов.

"Халык кем һәм нәрсә яклы булуын аңларлар дип уйлыйм"

Русия Дәүләт думасы депутаты Фатих Сибагатуллин Мәскәүдәге хакимият коридорларында – тынлык, берни ишетелми ди, әмма "Татарстанда президент сайлавында Рөстәм Миңнеханов 99 процент белән җиңеп чыгарга тиеш", дигән фикердә торуын әйтә.

Фатих Сибагатуллин

Фатих Сибагатуллин

“Президент институты сакларнырмы юкмы – ул икенче сорау. Дәррәү 99 процент тавыш бирә алсак, Мәскәүгә турыдан-туры "Менә халык президентны сайлады бит!" дип әйтеп буалачак. Сайлау уңышлы узсын. Барысы да ничек тавыш бирүгә бәйле. Мәскәүдә Татарстанга карата ниләр эшләп ятылганы ишетелми, әмма анда халык кем һәм нәрсә яклы булуын аңларлар дип уйлыйм”, диде ул Азатлыкка.

"Рейтингны күрсәтер өчен матур саннар язачаклар"

Татарстан суверенлыгына ачыктан-ачык каршы көрәшүче, Мәскәү яклы карашлары белән билгеле галим Владимир Беляев, халык Рөстәм Миңнехановны хуплый дигәнне күрсәтер өчен кирәкле саннар язылачак, көндәшсез сайлауларны берничек тә референдум буларак кабул итәргә мөмкин түгел, дигән фикердә.

Владимир Беляев

Владимир Беляев

“Татарстан алдынгылар сафында булырга тели, шуңа күрә тавыш бирүчеләрнең 99 проценты сайлау участокларына килде дип язачаклар. Бу мөмкин түгел, чөнки кемдер авырый, читкә эшләргә, укырга китүчеләр була, кемдер чирләп өйдә ята, бала таба, реанимациядә сәламәтлеге өчен көрәшә. Әмма кешеләрнең 99 проценты килү әле чик түгел. Без Чечня белән Төрекмәнстаннан калышмасбыз дип уйлыйм.

Президент күпчелек тавыш җыячагы көн кебек ачык. Ниндидер бәйсез күзәтү булса да, ул шулай булачак, чөнки аның лаеклы көндәшләре юк. Рөстәм Миңнехановның рейтингын күрсәтер өчен матур саннар язачаклар, менә халык аны хуплый дип әйтәчәкләр.

Республикага бернинди дә һөҗүм юк, безгә бары тик заманча федерализм нормаларына кайтырга кирәк. Мәскәүгә барып акча сорап, аннары бурычка батып йөрү килешми. Президент завхоз түгел, ул – республика белән идарә итүче кеше, стратегик карарлар кабул итүче. Президент дәрәҗәсе калыр, әмма аның исеме берсенә дә мөһим түгел. Милләт дип шашкан кешеләр генә аңа ябышып ята. Әмма сораштыру уздырсалар, президент исеме калсын диючеләр аз булачак.

Республикаларның вәкаләтләре 2000-нче еллар башында ук Мәскәүгә күчте, дилбегә – үзәктә. Исеме югалса югалсын, җитәкченең ничек аталуы мөһим түгел, ә менә вәкаләтләр республикага кире кайтсын. Тапкан малның 40 проценты Татарстан казнасында, ә 30 проценты гомумән районнар казнасында калсын”, дип сөйләде Беляев.

"Татарстан белән Мәскәү килешәчәк"

Казан технология университетының профессоры Сергей Сергеев фикеренчә, Мәскәү Татарстан элитасына каршы бармас, алар үзара килешә алачак, дип исәпли.

​“Татарстандагы сайлауны де-юре референдум дип әйтеп булмый. Сайлау сайлау инде ул. Әмма референдум дигән андый фикер бар. Татарстан җитәкчелеге башта бу турыда сүз ычкындырмады, тик соңгы вакытта кыюрак булулары сизелә.

Сергей Сергеев

Сергей Сергеев

Процентларга килгәндә, Рөстәм Миңнеханов 80-90 процент тавыш җыячак. Мәскәү дә, без дә процентлар аз булмаячагын чамалый. Тик Рөстәм Миңнехановның абруе начар түгел, республикада да, федераль үзәктә дә аны үз итәләр. Ул сайланса, аптырамаслар да, күңелләре дә кырылмас. Әйе, Татарстанны яратмаучылар, аңа каршы астыртын эш итүчеләр дә бар, әмма хәтта алар да Рөстәм Миңнеханов эшчәнлегенең Мәскәү Кирмәнендәге югары җитәкчелек тарафыннан да, республика халкы тарафыннан да хупланганын яхшы аңлый.

Татарстанны ихтирам итәләр, аның белән исәпләшләр, алай булмаса законны 2016 елга кадәр озайтмаслар иде. Бу юлы да ничек тә булса төбәк элитасы белән килешәчәкләр дип уйлыйм. Уртак тел табарлар. Әлбәттә, президент вазифасын калдырыбыз, гомер-гомергә чиксез кулланыгыз дип бүләк итү булмаячак. Бу канунны бары тик 4-ме, яки 5-ме елга озайтабыз, чөнки фәлән-фәлән сәбәпләр бар дип урау юлларны табачаклар. Әмма бу Русиядә барган сәяси вазгыятькә бәйле булачак. Әлегә хәлләр тотрыклы булса да, киләчәктә үзгәрешләр булмый калмас. Аяз күктә инде кара болытлар куера, кризис, басым, үзәкләштерү көчәячәк”, дип сөйләде ул безгә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG