Accessibility links

Кайнар хәбәр

Apple яңалыклары: iPhone 6s, iPad Pro, табиблар өчен Watch кушымтасы


9 сентябрь көнне Apple ширкәте үзенең традицион еллык конференциясен үткәрде. Анда яңа iPhone-нан тыш шактый кызыклы җиһазлар һәм кушымталар тәкъдим ителде. Азатлык радиосы чараның иң кызыклы яңалыкларын барлый.

Дөньякүләм танылган Apple ширкәте eл саен 9 сентябрь көнне масс-медиа вәкилләре өчен конференция оештырып, үзенең яңа җиһазларын, яңа кушымталарын һәм проектларын тәкъдим итә. Бу чара техника дөньясында елның иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе дип санала.

Быел да Apple “гик” дип аталган техника яратучыларны шатландырырга тырышты. Чарада нинди яңа җайланмалар тәкъдим ителде? Азатлык радиосы моны махсус күзәтүдә барлый.

iPhone 6S һәм iPhone 6S Plus

Беренче чиратта, иң көтелгән вакыйга – ул яңа iPhone тәкъдим итү булган. Бу җиһазлар моңа кадәр ширкәтнең соңгы һәм төп модельләре булган iPhone 6 һәм iPhone 6 Plus-ның яңартылган версияләре булып тора. Интернет-кулланучыларны нык көлдергәне – хәзер iPhone ал төстә дә чыгарыла башлый.

Ширкәтнең баш мөдире Тим Кук "Тышкы яктан iPhone үзгәрмәде, дип тоела. Чынбарлыкта исә без барысын да үзгәрттек" дип белдерде. Яңа җайланмаларда iOS 9 операцион системы тора. Тышкы корпусы алюминий эретмәсеннән ясалган. Өсте Ion-X белән капланган. Моңа кадәр көтелгәнчә, Force Touch технологиясе дә яңа iPhone-нарга кертелгән. Аның ярдәмендә җиһаз сенсорга басу көчен аңларга ярдәм итә.

Яңа җиһазларда 12 мегапиксельле камера һәм 5 мегапиксельле алгы (фронталь) камера урнаштырылган. Бу камералар 4K ачыклыгы булган анык видеоязмаларны төшерергә мөмкинлек бирә. Иң кечкенә хәтер күләме булган iPhone-да 16 гигабайт буш урын булачак.

6s кайбер илләрдә 25 сентябрь көнне сатыла башлый. Беренче чираттагы илләр арасында - Австралия, Канада, Кытай, Франция, Германия, Япония, Сингапур, Британия, АКШ һәм кайбер башка илләр. Русиядә җиһаз кайчан сатылачагы әлегә билгеле түгел.

iPad Pro

Яңа iPadларны, гадәттә, октябрь аенда тәкъдим итәләр. Тик бу елны Apple iPhone белән беррәттән планшетларын да күрсәтте. Аны iPad-лар арасында иң “көчле” дип атадылар. Шул ук вакытта ул иң зур да булып тора: экран диагонале - 12,9 дюйм.

Җиһазда яңа A9X процессоры урын алачак, аның тизлеге соңгы процессордан 1,8 тапкыр зуррак. Җайланма батарее исә туктаусыз 10 сәгатьлек эшкә яраклы.

iPad Pro өчен Smart Keyboard дигән төймәсар да тәкъдим ителде. Ул планшетка Smart Connector дигән технология белән тоташачак. Шулай ук планшет өчен махсус Pencil (карандаш) стилусы да тәкъдим ителде.

iPad Pro сатуга ноябрьдә генә чыга. 32 гигабайт хәтерле һәм Wi-Fi модульле комплектация 800 доллар торачак. Төймәсарның киңәш ителгән бәясе – 170 доллар.

Чарада шулай ук iPad mini 4 тәкъдим ителде. Аның да процессоры көчәйтелгән. Минималь бәясе - 400 доллар.

Apple TV

Apple TV телевизион кушымтасының яңартылган юрамасы да чыкты. Siri тавыш тану технологиясен интеграцияләп Apple бу җиһазга тавыш тануны өстәгән. Пультның исә хәзер сенсор панеле бар.

ТВ кушымтасына iOS - TV OS дигән махсус операцион систем куелган. Җиһазда оригиналь уеннар да урын алачак.

Яңа Apple TV сатуга октябрь ахырында чыгачак. Иң очсыз варианты - 150 доллар тирәсендә булыр, дип көтелә.

AirStrip – табиблар өчен кушымта

Медицинаның яңалыгы һәм киләчәктә бу өлкәгә зур үзгәрешләр китерә алган яңа кушымта да тәкъдим ителде. AirStrip дип аталган махсус кушымта Apple Watch сәгатьләре өчен ясалган. Аның ярдәмендә табиблар авыруларның хәлен еракта булып күзәтә алачак, йөрәк тибешен һәм басымын үлчи алачак һәм анализ нәтиҗәләрен күрә алачак.

Бу кушымта сәламәтлек саклау өлкәсенә зур яңалыклар китерә ала. Табибларга язылу, һәр анализ өчен шифаханә һәм хастаханәләргә йөгерү кебек гамәлләргә ихтыяҗ булмаска мөмкин. Табиб җиңелчә генә, бөтен кирәкле мәгълүматны үзенең Apple Watch-ында гына күрә алачак.

"Соңгы арада яңа җиһазлар юк диярлек"

Азатлык радиосы өчен Apple-ның яңа җиһазлары турында фикерләрен технологияләр яңалыкларын игътибар белән күзәтүче Казан федераль университетының математика һәм механика институты студенты Айрат Хәбибуллин уртаклашты.

Айрат Хәбибуллин
Айрат Хәбибуллин

“Кичә Apple үзенең еллык конференциясендә тәкъдим иткән яңалыкларны игътибар белән күзәттем. Iphone 6s һәм Iphone 6s plus узган елгы дизайн белән калдылар, ләкин эчтәлекләре нык үзгәргән. Ipad Pro күбрәк профессиональ аудиториягә яраклаштырылган. Ipad mini һәм AppleTV үзгәрешләре дә шактый кызыклы булды.

Apple ширкәте инде 10 елдан артык даими үсә, яңа уемнар ача һәм булганнарын үстерә. Кызганыч ки, соңгы елларда, җитәкчелек алышканнан соң, яңа җиһазлар арасыннан бары тик Apple watch-ны гына атап була. Шул ук вакытта, сатуларга игътибар итсәк, Apple аларны ничек кулланырга кирәклеген аңлата алмаган икәнен әйтә алабыз.

Шуңа күрә, быел булган җиһазларны яхшырту һәм җайланмалар җәдвәлен iPad Pro белән киңәйтү күзәтелде дә. iPad Pro-га килгәндә, ул үзенең зур булмаган кулланылышын табар һәм планшетлар сатуның артык төшүенә тәэсир итә алмас дип уйлыйм.

Шунысы кызык: Apple бик җайлап кына сатып алучыларны топ сегментентта булган җайланмаларны алырга мәҗбүр итә. Шулай итеп үз керемен арттыра. Мәсәлән, алтын iPhone, iPad яки Mac сатып алырга теләүчеләр, яңа, кыйбатрак модельләрне алырга мәҗбүр булачак, чөнки бу төстә искерәк җиһазлар чыгудан туктый. Шуннан тыш ширкәт зур хәтере булган җиһазларны күбрәк сату стратегиясен дә дәвам итә. Әйтик iPhone 6s бәяләрен чагыштырганда, 64 гб-лык җиһаз 16гб-лыклыдан бары тик 100 долларга гына аерыла. Ал төсле iphone 6s-ны чыгару шул ук принциптан, куллану аудиториясен киңәйтү максатыннан ясалды.

Русия базарына килгәндә, доллар курсының үзгәреше аркасында Apple бәяләр сәясәтен үзгәртергә мөмкин. Яисә очсызрак булган элеккерәк модельләргә игътибарны арттырачак дип уйлыйм”, дип әйтте Азатлыкка Айрат Хәбибуллин.

XS
SM
MD
LG