Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:03

Рәфис Кашаповка мәхкәмә утырышы бүгенгә тәмамланды. Хөкем карары игълан ителү 15 сентябрьгә күчерелде.

Бүген Чаллыда узган татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашаповка карата мәхкәмәдә прокурор һәм сак астына алынган милли хәрәкәт вәкиле яклаучысының да чыгышы тыңланды. Әмма хөкемдар соңгы сүзне әйтмәде. Рәфис Кашаповка карата хөкем карары 15 сентябрьдә игълан ителәчәк.

Рәфис Кашапов үзен гаепле дип санамый, ул: “Мәхкәмәгә мине яклагыз, мине аклагыз димим. Мин бернинди дә җинаять эшләмәдем”, дип белдерде.

Рәфис Кашаповка теләктәшлек күрсәтеп килүчеләр 35 кеше иде, алар Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Казан шәһәрләреннән килгәннәр.

Кашаповны яклап язучы Айдар Хәлим дә чыгыш ясады. Ул хөкемдарга мөрәҗәгать итеп: “Адәм көлдермик, татар кешесен, татарның асыл улын, гаепсез кешене зинданга ябып, дөнья алдында хур калмыйк”, диде.

Кашапов Кырым аннексиясенә каршы интернетта язмалар тараткан өчен Русиянең бөтенлеген бозуга чакыруда, халыклар арасында дошманлык һәм нәфрәт тудыруда гаепләнеп узган ел ахырында кулга алынган иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG