Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:15

Кашаповка хөкем карарын президент сайлаудан соң чыгарырга булдылар


10 сентябрьдә Рәфис Кашаповка карата мәхкәмә утырышының чираттагысы, хөкем карары яки аны азат итү карары чыгарылуы турында фаразлар тормышка ашмады. Җәмәгатьчелек фикеренчә, биредә Кашаповны яклаучылар канунсызлык өстеннән җиңү яулый.

Мәхкәмә утырышында беренче сүз адвокат Рушана Камаловага бирелде. Яклаучы үз чыгышында Рәфис Кашапов тарафыннан урнаштырылган язмаларда Русиянең территория бөтенлеген бозуга, милләтара, динара ызгышларга бернинди җирлек бирмәвен дәлилләде.

10 сентябрь көнне мәхкәмәдә Рәфис Кашапов

10 сентябрь көнне мәхкәмәдә Рәфис Кашапов

Аннан соң нәкъ менә шушы экспертиза ясаучыларның бу эшне башкарырга хокуклары булмавын, алар ясаган экспертизаның ҖПК таләпләренә җавап бирмәвен белдерде. “Анда Рәфис Кашаповның нәрсәгә өндәве ачыкланмаган, фәнни рәвештә нигезләнмәгән. Прокуратура ягыннан булган шаһитлар да әлеге сорауларга анык җавап бирә алмадылар. Алар нәтиҗә ясаганнар, ләкин бер нәрсәне дә дәлилли алмаганнар. Монда Путинның эчке һәм тышкы сәясәте тәнкыйтьләнә. Моның өчен кеше эзәрлекләнергә тиеш түгел. Медицина тикшерүләре буенча Рәфис Кашаповның сәламәтлеге көннән-көн начарая. Моңа игътибар бирүче юк. Инде гаепләүче як аның язмаларына экспертиза ясаткан өчен 80 мең сум түләтмәкче була. Кашапов бит бу экспертиза ясатуны сорамаган. Бу очракта аңа хезмәтне такканнар (услугу навязали) булып чыга”, дип белдерде.

Тагын бер яклаучы, Руслан Гарифуллин “Экпертиза ясаучылар үзләренең шушындый эшкә хокуклы булулары турында бер генә дә документ күрсәтә алмадылар. Рәфис Кашапов РФ Конституиясен бозмыйча, үз фикерләрен белдерде. Ул анда кан коелмавын, сугыш булмавын тели.

Җәмәгать яклаучысы Ринат Нургали үз чыгышында “Сүз иреклеге юк. Менә бу мәхкәмә шуның нәтиҗәсе. Русиядә гадәттә 280, 282 маддәләрне башкача уйлаучы активистлар, журналистларны утырту өчен кулланалар. Рәфис Кашаповка карата тентү, шәхси әйберләрне алып чыгып китү үзе үк кануннарны бозу булып тора. Унлаган орган хезмәткәре килеп шушы эшләрне башкарган бит. Рәфискә карата канун бозулар шушында ук башланган. Аны кулга алып, айлар буе төрмәдә тотарлык гамәл кылмаган ул”, диде.

Фәрит Зәкиев шулай ук җәмәгать яклаучысы буларак чыгыш ясады. "Рәфис Кашапов язмаларында Русиянең җирен бүлгәләү турында бер генә дә өндәмә юк. Инде Кырымны кушуга килгәндә, миллионлаган русияле, Европа кешеләре моны Русия тарафыннан оккупация, дип бәяли. Шул исәптән Обама да, Меркел дә, Франция президенты Олланд та һәм башка бик күпләр.”

Шушында Фәрит әфәнде мондый сүзләр дә әйтте: "Хәзер Русиядә кешенең язмышын хөкемдарлар түгел, экспертлар хәл итә”. Уйланырлык сүзләр. Шуңадыр, Рәфис Кашапов адвокатларының нәкъ менә экспертиза ясаучыларның эшенә ныклы бәя бирүләре аңлашыла торгандыр.

Җәмәгать яклаучысы Айдар Хәлим: “Бу эшне оештыручылар бүген күләгәдә калып тора. Алар иң кыргый тамаша оештырды. Кашапов исеме белән бүген дөнья кайный. Русия һәләкәт чигенә килеп җитте. Алар нидер эшләргә маташа. Монда ФСБ заказы булуы кара тукымада ак җепләр белән тегелүе ярылып ята. Гадәттә ниндидер эшләр, гамәлләр буенча хөкем итәләр. Ә ул эшләр, гамәлләр юк. Моның төбендә ни ята? Аларны Татар иҗтимагый үзәге туйдырып бетерде. Алар шушы татар иҗтимагый үзәген юк итәргә, милли хәрәкәтне ахыргача буарга телиләр. Хөрмәтле судья, бөтен дөнья күләмендә адәм көлдермичә, Рәфис Кашаповны азат итик.”

Мәхкәмәдә хөкемдар хөкем карарының 15 сентябрьдә чыгарылуын игълан итте. Без инде шуннан соң мәхкәмәдә катнашучылар фикерләрен белештек. Беренче сораулар Ринат Нургалигә бирелде.

– Ринат әфәнде, сез җәмәгать яклаучысы буларак чыгыш ясадыгыз. Чыгышыгыз дәлилле, ялкынлы булды дигән фикерләр дә ишетелде биредә. Гомумән алганда, шушы мәхкәмә утырышыннан соң нинди фикерләр калды?

– Минем бер генә фикерем бар. Әлеге мәхкәмә яклаучыларның көчен, гаепләүчеләрнең дәлилсез булуын күрсәтте. Рәхмәт адвокатларыбызга, шулкадәр профессиональ рәвештә Кашаповка белдерелгән гаепләрне тар-мар иттеләр. Әгәр Рәфис Кашаповка шул ялган гаепләүләр буенча төрмә җәзасы бирәләр икән, бар дөньяга хурлык булачак. Бар дөньяга Татарстанда менә шушындый хаксызлык гамәлләре кылынуы мәгълүм булачак. Әлегә шуны гына белдерә алам.

Шушында ук язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова фикерләрен дә белешәбез.

– Фәүзия ханым, сез үзегез дә шушындыйрак гаепләүләр белән хөкем ителгән шәхес. Менә Рәфис Кашаповка карата барган соңгы мәхкәмә утырышларының берсе, дип әйтик, сезнең карашка ничек барды?

– Төне буе шушы мәхкәмәдә булдым, уйландым. Монда инде үземә яңа әйбер ала алмам дигән идем, биредә бик зур яңалык ачтым. Җәмәгать, безнең милләт өлгергән икән. Милләт бар яктан өлгергән, бүген шуңа ышандым. Адвокатларның һәм дә җәмәгать яклаучыларының нинди югары дәрәҗәдә Рәфис Кашаповны яклауларын күргәч, аларның чыгышлары халыкара мәхкәмәләрдә яңгырарлык чыгышлар, дигән фикергә килдем. Чөнки шулхатле халыкара нормаларга, Русиянең үз кануннарына, гомумкешелек кануннарына таянып алар Рәфис Кашаповны гына якламадылар, алар дөреслекне якладылар һәм менә шушы яклаучылар казыйга да, залда утырган халыкка да хокук дәресләре бирде. Менә кешене, адәм баласын яклау нинди югары дәрәҗәдә булырга тиеш, алар шуны күрсәтте. Мин уйладым, безнең 25 ел буе эшләгән эшләребез юкка чыкмаган икән. Инде безнең кебек урамнарда, парламентларда түгел, суд залында империянең үз телендә (яклаулар шул телдә барды) империяне гаепләп, милләтне яклап чыгыш ясаган яшьләрне күреп мин таң калдым. Безнең көрәш юкка булмаган, без орлык сибә алганбыз икән. Моны үзләренә дә җиткердем. Мексика индианнарының шундый әйтемнәре бар: “Алар безне таптый-таптый күмделәр. Шуның белән безне бетердек, дип уйладылар. Әмма ләкин алар аңламадылар, белмәделәр, без орлык идек. Димәк, дәвамы бар. Менә без дә шытып чыгабыз. Менә бүген залда шул адвокатлар йөзендә мин шул орлыкларны күрдем. Алар милләтне теләсә нинди халыкара мәхкәмәләрдә яклый алачакларына, әзерлекле булуларына ышандым.

Бер яктан, Рәфиснең рәшәткә артында калганына йөрәгем әрнеде, хатыны да, балалары да бик борчылды. Икенче яктан, шушындый яклаучылары булган милләт, Рәфис Кашапов, дөнья дәрәҗәсендә үзен яклый алыр, дип ышанам. Ни өчен сайлауга кадәр хөкем карары чыгармадылар? Аңа да үз фикерем бар. Әгәр Рәфис Кашаповны төрмәдән чыгарасы булсалар, аны бүген чыгарган булырлар иде. Сайлауга кадәр. Мин инде сайлау алдыннан халыкны котыртмаслар, бүген чыгарырлар да, халык тынычланып кайтып китәр, дигән идем. Инде хөкем чыгаруны сайлаудан соңга, 15 сентябрьгә калдырганнар икән, болар алга таба да Рәфисне рәшәткә артында тотарга уйлыйлар шикелле.

Әллә кайдагы Чаллы каласындагы мәхкәмә залында Кырым өчен көрәш барды. Кырым татарлары шуны белсеннәр иде. Кырым татарлары, аларның азатлыгы өчен без Чаллыда бүген Татарстан татарлары көрәшәбез. Бер яктан авыр, икенче яктан мәртәбәле эш бу. Кырымдагы туганнарыбыз, шуны белеп торыгыз, без һәрвакыт, авырлыкларда да, шатлыкларда да бергә булырбыз.

Алда сайлау. Без хөкем карарын күрмәдек, президент яклавын ишетмәдек. Шуңа, мин үзем сайлауга бармыйм. Күпме мөселманнар бүген гаепсезгә, чиркәүләр яндырдылар, дип төрмәләрдә утыра. Рәфис менә тугыз ай инде төрмәдә утыра. Минем үземне ике тапкыр биш елга хөкем иттеләр. Мине беркем дә, президент та, министрлар да якламады. Аллаһы Тәгалә һәм халык яклады. Аллага шөкер, бүген мин иректә, әмма бик күп татарлар әле төрмәдә. Шуларны яклап мин сайлауга бармыйм. Халыкка барыгыз, бармагыз, дип әйтәсем килми, халык үзе бу хакта уйлансын. Мин милләтне якламаган кешеләрне яклап сайлау участокларында йөри алмыйм.

Фәүзия Бәйрәмова яшь адвокатлар исеменә мактау сүзләре әйтте. Шушында ук татар милли хәрәкәте аксакалы Айдар Хәлим дә җәмәгать яклаучысы буларак чыгыш ясады. Аның чыгышы да бик көчле булды, дип бәяләделәр. Бүгенге мәхкәмәдән соң аның фикерләрен белү максатыннан сорау юллыйбыз.

– Айдар әфәнде, көне буе мәхкәмә залында булдыгыз. Нинди тәэсирләр алдыгыз, әйтәсе сүзне әйтә алдыгызмы?

– Бүгенге мәхкәмәне бар татар халкы өстеннән дип кабул иттем. Бу татар җирендә, татар илендә шушы бәрәкәтле көннәрдә, кардәшләребез хаҗга җыенган көннәрдә, Корбан бәйрәме алдыннан адәм көлдерерлек спектакль, фарс уйнау башка сыйдырырлык әйбер түгел. Мин тагын бер мәртәбә шушы репрессия органнары тарафыннан оештырылган процесс турында гына әйтә алам. Монда күрә торып акны кара дип, караны ак дип раслау тенденциясе ярылып ята. Кыскасы, басып алырга тиеш булмаган чит илне басып алган Путинны бар дөнья гаепләгән көннәрдә, шушы Украинаны һәм Кырымны яклаган Рәфисне хөкемгә тартып, Путинның җинаятьчел сәясәтен яклап, аклап нәрсәдер оештырырга маташулары аңлашылмый. Фәүзия ханым сүзләрен куәтлим, әйе, татар милләте бүген үзенең өлгергәнлеген күрсәтте. Татар дөньясы Путинның Кырымны басып алуы белән килешмәячәген, Украина халкына дәүләт бирмәс өчен аны черетеп ятарга теләвенә каршылык күрсәтәчәген тагын бер кат раслады. Татар халкы мондый сәясәт тормышка ашмаячак, дип җавап бирә.

Мәхкәмә утырышында Рәфис Кашаповка соңгы сүз бирелде.

Ул үз чыгышында “Мине Кырым буенча гаепләү дөрес түгел. Русиядән Кырымга бәреп кергәч, шундук егермеләп яшь кырымтатары үтерелә. Кырымтатарларның эш биналары тартып алына. Китапханәләрдәге китапларын тартып алалар. 35 мең кырымтатары Кырымны ташлап китәргә мәҗбүр була. Мин язмаларымда шушы хәлләр булачагын күрсәткән идем. Казан төрмәсенә китерелгәч тә, Татарстаннан 12 хәрбинең Украинада һәлак булуын белдем. Менә шушы хәлләрнең булачагын белеп мин Путинны тәнкыйтьләдем дә. Миңа ФСБ җинаять эшен такты. Әгәр ФСБ эш тага икән, аның басымы да зур. Казанда сорау алулар вакытында күп кенә милли хәрәкәт вәкилләре белән дә кызыксындылар. Моннан 5-7 ай элек үк аеруча Наил Нәбиуллин белән кызыксындылар. Чиратта ул булмагае дигән борчуларым да бар. Ә болай, төрмәдә күбрәк утырган саен рухи яктан теләктәшлек күрсәтүчеләрнең арта баруын күрәм,” дигән сүзләрне җиткерде Рәфис Кашапов.

Хөкемдар тагын бер тапкыр Рәфис Кашаповка мөрәҗәгать итә: "Соңгы сүзегез шушы гынамы?"

“Мин мәхкәмәгә аклагыз да, яклагыз да димим. Чөнки мин җинаять эшләмәдем” дип, Рәфис Кашапов мәхкәмәдә соңгы сүзләрен җиткерде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG