Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамзан Кадыйров адвокатының шикаяте Көньяк Сахалински мәхкәмсенә барып ирешкән


Рамзан Кадыйров
Рамзан Кадыйров

Дини китапны экстримистик дип тапкан Көньяк Сахалински хөкемдары белән прокурордан Рамзан Кадыйров бу карарларыннан баш тартуын таләп итә

Кадыров адвокатының шикаяте Көньяк Сахалински мәхкәмсенә ирешелгән. Бу турыда мәхкәмәнең матбугат хезмәте хәбәренә нигезләнеп ТАСС агентлыгы белдерә.

Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров “Мольба (дуа) к Богу: ее значение и место в Исламе” дип исемләнгән китаптны тыйган хөкемдар белән прокурорны җаваплылыкка тартуны таләп итә. Алар бу китапны экстримистик дип таптылар. Бу турыда 7 сентябрьдә билгеле булды.

9 сентябрьдә исә Рамзан Кадыйров хөкемдар Наталья Перченко белән прокурор Татьяна Билобровецны “милли хыянәтчеләр, шайттанар”, дип атады һәм аларны җаваплыкка тартуны таләп итте, ул бу гамәлне үзе шәхсән эшли алуына да ишарә ясады.

Баш прокуратура моңа җавап итеп “хөкемдар белән прокурорларны мыскыл итү мөмкин түгел”, дип белдерде. Кадыйров үз чиратында Instagram-да хөкемдар белән прокурор Русиядә яшәгән миллионлаган һәм дөньяда яшәгән миллиард ярым мөселманнарны мыскыл итте дип язды. Шулай ук китапка карата карар кире кагылмый икән, каршылык чаралары булачагы белән куркытты.

XS
SM
MD
LG