Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Европа татарлары альянсы” Европа татарларын бүлгәли


Русия тарафлы “Европа татарлары альянсы”на кергән Литваның Немежис шәһәре татарлары 11-13 сентябрьдә бәйрәм уздыра. Башыннан ук шушы альянска каршы чыккан татар оешмалары берлеге рәисе әлеге чараларга чакырылмаган.

11 сентябрьдә Литваның Немежис шәһәрендә Балтыйк буе, Беларус, Польшадагы татар оешмалары җитәкчеләре Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров һәм чит илдәге татар оешмалары белән эшләү бүлеге хезмәткәре Радик Муллагалиев белән очрашачак.

Конгресс хезмәткәрләре Немежиска зур чараларга дип бара. Анда татар мәдәният үзәге ачылачак һәм Татарстан артистлары катнашында Сабантуй узачак.

Әлеге чараларга “Европа татарлары альянсы”на керүче кайбер ил вәкилләре дә чакырылган. Немежис татарлары җәмгыяте җитәкчесе Таирас Кузнецовас Азатлыкка әйтүенчә, алар үзләре дә альянсны оештыручыларның берсе булып тора һәм һәрбер чараларында катнашып килә.

Аларның Русия тарафлы альянска керүен Литвадагы татар җәмгыятьләре берлеге рәисе Адас Якубаускас һич кенә дә өнәп бетермәгән һәм берүк илдә яшәүче татарларның юлы аерылган.

Якубаускас: "Татар конгрессы белән бик теләп эшлибез"

Татар конгрессы да элек хатларны Якубаускас җитәкләгән берлеккә җибәргән булса, хәзер инде берлек җитәкчесе әйтүенчә, төрле вак оешмаларга да юллана һәм аңлашылмаучанлык туа. Бу Якубаускасның альянска каршы булуына бәйлеме-юкмы анысы билгесез. Хәтта Якубаускас Немежистагы татар мәдәнияте үзәге ачылышына чакыру да алмаган.

“Мин Литвада хөкүмәт структураларында эшләгәндә, Немежиста татар мәдәнияте үзәгенә бина өчен акча сорадым. 2007 елны алар беренче акчаларны алып бинаны төзи башладылар. Әмма миңа хәтта чакыру да җибәрмәделәр”, диде Азатлыкка Якубаускас.

Таирас Кузнецовас әфәнде исә бина өчен акчаны Европа берлеге фондларыннан алуын һәм Төркия ярдәм итүен әйтте.

“Немежиста татар мәдәни үзәге иң зурысы булачак. Анда кунакханә, зур зал, кунакларны кабул итү бүлмәсе бар. Янында гына мәчет урнашкан.

Ачылышка альянска керүче татарлар, күршеләр, ягъни Эстония, Латвия, Польша, Беларусия, Украина, Русия (Татарстан) татарлары киләчәк. Литва татарлары инде һичшиксез булачак. Европа берлегендә татарларның иң зур диаспорасы Литвада яши. Безнең җәмгыять тә Литвада иң зурысы. Оешмабызга бер меңгә якын татар керә.

Без Адас Якубаускас җитәкләгән оешмага карамыйбыз. Ул Бөтендөнья татар конгрессын танымый, чөнки аны Русия тарафлы оешма дип саный. Соңгы корылтайга да бармады, бойкот игълан итте. Ул башка позициядә тора дип әйтергә кирәктер. Аның оешмасы ике җәмгыятьне генә берләштерә. Без бәйсез оешма, шуңа аның белән бернинди уртак эшләребез дә юк”, диде Кузнецовас.

"Европа татарлары альянсы" – Европа берлегендәге троян аты"

Үзен корылтайны бойкот итүдә гаепләү белән Якубаускас килешми.

Адас Якубаускас
Адас Якубаускас

“Ул вакытта әнием үлем түшәгендә ята иде, шуңа мин, бик теләсәм дә, татар конгрессының соңгы корылтаенда катнаша алмадым. Бойкот итте диюе һич дөреслеккә туры килми. Болай без татар конгрессы белән теләп эшлибез, әмма “Европа татарлары альянсы” белән уртак эшләребез булмас.

Альянс барлыкка килгәч, Кузнецовас әфәнде белән безнең юллар аерылды, чөнки альянс ул чып-чын Русия тарафлы оешма. Аның әгъзаларының күбесе Европа берлеге илләре ватандашлары да түгел. Бу Европа берлегендәге троян аты.

Альянс куйган максат һәм бурычларны без берничек тә кабул итә алмыйбыз. Без бу фарста катнашмаячакбыз, дидек. Беларус, Польша, Латвия, Эстониядә яшәүче татарлар белән элемтәдә торабыз. Халкыбыз үсеше өчен бергәләп эшләргә тырышабыз

Без хәзер кардәшләр буларак кырымтатарларга ярдәм итәргә кирәк дигән позициядә торабыз. Аларның хокукларын кысу бара”, диде ул.

Якубаускас әйтүенчә, Литвада Немежис һәм Висагинас татарларыннан тыш, барысы да ул җитәкләгән җәмгыятькә карый һәм Немежистагы татар оешмасына бер меңгә якын татар керә дигән мәгълүмат һич кенә дә дөреслеккә туры килми.

Кузнецовас: "Альянс аркылы ярдәм алуга өметләнәнбез"

Кузнецовас әфәнде Литвада рәсми рәвештә өч меңнән артык татар яши диелсә, чынлыкта аларның саны биш меңгә якын дип әйтә.

Аның Немежиста татар мәдәни үзәге бинасына акчаны Европа берлеге фондларыннан алып, үзенең Русия тарафлы альянс белән хезмәттәшлек итүе Якубаускаста аптыраш тудырмый.

“Андыйлар җитәрлек бит. Кайберләре соңыннан акылына килеп ул оешмадан китте”, ди ул.

Кузнецовас әфәнде үзе альянсны Европа берлеге илләре өчен булдырган мөмкинлекләрне куллану өчен оештырдык дип әйтә.

“Без Европа берлегендә яшибез һәм шартларыбыз башка. Украина, Беларусия, ягъни Европа берлегенә кермәгән илләрдә яшәгән татарларның хәлләре башка. Альянс ниндидер ярдәм алу һәм програмнар булдыру өчен бердәнбер юл иде.

– Сезгә “Европа татарлары альянсыннан нинди ярдәм булды?

– Әлегә альянстан бернинди дә ярдәм булмады, чөнки ул бит яңа туган оешма. Ул әле 2013 елда гына булдырылды, узган ел теркәлде. Беренче зур чара быел Берлинда узган Сабантуй булды. Менә октябрьдә “Европа татарлары альянсы” Парижда җыелып Европа берлеге бүлә торган акчаларны үзләштерү програмын булдырачакбыз. Әлеге програмны мин ясыйм.

Билгеле булганча, 2013 елның май аенда Брюссель шәһәрендә Русиянең читтәге милләттәшләр белән эшләүче "Россотрудничество" идарәсе ярдәмендә оешкан “Европа татарлары альянсы”на Европадагы кайбер билгеле татар оешмалары, шул исәптән, иң зуры һәм иң абруйлысы булган Финляндия татарлары җәмгыяте дә кермәде. Европадагы милли җанлы татар вәкилләре арасында, Русиядә татар хокукларын төрлечә кыскан Мәскәү, читтә бу альянсны аерым илләрдәге татар җәмгыятьләре аша үз сәясәтен үткәрү өчен генә оештырганы турында фикер таралган. Альянска татар хәрәкәтенә бернинди өлеш кертмәүче, хәтта татарча да белмәгән очраклы кешеләрнең керүе дә әйтелде.

“Европада утырып Мәскәүгә буйсыну дөрес түгел һәм шул сәбәпле әлеге альянсның киләчәге юк. Брюссельдә утырганнары өчен Мәскәү түләячәкме? Бу инде бөтенләй башка сыймаслык хәл”, дигән иде Польша татарлары җәмгыяте рәисе Ежи Шахуневич.

XS
SM
MD
LG