Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада “Идел” татар һәм башкорт җырлары фестивале узачак


Чарада Төркия, Кытай, Казакъстан, Үзбәкстаннан да кунаклар катнашачак.

16-17 октябрьдә Уфаның “Башкортостан” дәүләт концертлар залында “Идел” татар һәм башкорт җырлары халыкара фестиваль-бәйгесе узачак.

Анда Татарстан һәм Башкортстаннан гына түгел, Русиянең башка төбәкләреннән, чит илләрдән дә яшь башкаручылар катнаша.

Бишенче тапкыр үткәреләчәк бәйгедә узган елларда җиңүчеләрнең дә катнашуы көтелә. Бәяне танылган җырчы Ринат Ибраһимов рәислегендәге жюри бирәчәк.

Бәйгедә Төркия, Кытай, Казакъстан, Үзбәкстаннан да кунаклар булачак.

Конкурста вокал буенча махсус белеме булган профессиональ артистлар, әлеге юнәлештә укучы студентлар, вокаль һәм вокаль-инструменталь ансамбльләр катнаш ала. Бәйгедә катнашучыларның яше 35 яшьтән артмаска тиеш. Яшь җырчыларның репертуарында татар һәм башкорт халык җырлары, шулай ук заманча композиторлар иҗат иткән эстрада көйләре булуы шарт.

XS
SM
MD
LG