Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:17

Нефтекамада җирле хакимияткә ризасызлык көчәя


Нефтекамада җирле хакимияткә каршы имза җыю

Нефтекамада җирле хакимияткә каршы имза җыю

Башкортстанда зурлыгы буенча дүртенче урында торган Нефтекама шәһәре җәмәгатьчелеге Башкортстан җитәкчесенә мөрәҗәгать итте. Анда шәһәр башын урыныннан алу таләп ителгән.

Нефтекама шәһәрендә яшәүче бер төркем җәмәгатьчелек Башкортстан хакимияте башлыгы Рөстәм Хәмитовка мөрәҗәгать күндерде. Анда җирле хакимиятнең абруе бетүе, вазгыятьнең кискенләшүе һәм ришвәтчелек чәчәк атуы сәбәпле, Рөстәм Хәмитов тарафыннан туры идарә кертү соралган. Мөрәҗәгать күндерүчеләр сайлаулар узганнан соң халыктан имза җыячакларын һәм каршылык чаралары уздырачакларын да хәбәр итә.

Нефтекама шәһәре хакимияте һәм җәмәгатьчелек арасында каршылыклар күптәннән бара. Ул тузган торак мәсьәләсендәге каршылыклар белән башланды. Атап әйткәндә, Нефтекамада тузган торакта яшәүчеләргә шәһәрдән читтәге Әмҗә касабасында җыелма йортлар тәкъдим иткән булганнар. Ул таунхаусларга 70 гаилә күченергә тиеш булган. Ләкин алар йортларның сыйфаты начар булу сәбәпле, күчүдән баш тарткан.

Әлеге хәлләрне чишү өчен август аенда Нефтекамада республика хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Владимир Нагорный да булып кайткан иде. Ул да халыкны күченергә күндерә алмады. Ул гына да түгел, җәмәгатьчелек шәһәр башы Рәшит Дәүләтовны чүп савытына салу белән дә янаган.

Каршылыклар узган атнада тагын да кискенләште. Эш шунда, җирле хакимияткә ризасызлар төркемен җитәкләгән “Төбакара халык фронты” шәһәр башы, аның урынбасары һәм җирле прокурорга каршы халыктан имза җыю эшенә керешкән иде.

3 сентябрьдә “Төбәкара халык фронты” җитәкчесе Владимир Захаров “фронтовик”лары белән халык күп йөри торган урында – шәһәр паркында имза җыю эшен башлагач, полиция тарафыннан тоткарланган иде. Шәһәр мәхкәмәсе утырыш уздырып, имза җыюны рөхсәтсез каршылык чарасы дип тапты һәм имза җыючы өч кешенең һәрберсеннән 20шәр мең сум акча түләтү карары чыгарды. Владимир Захаровка шәһәр башына яла ягуы өчен дип җинаять эше дә ачканнар.

“Төбакара халык фронты” җитәкчесе Владимир Захаров сүзләренә караганда, җәмәгатьчелеккә үз фикерен җиткерү юллары калмаган. Шуңа алар республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитовка мөрәҗәгать юлларга булган. Алар канун нигезендә шәһәр җитәкчесен сайлап куюны таләп итә. Ә аңа кадәр Нефтекама белән республика башыннан турыдан-туры идарә итү кертүен сорый.

Якын араларда Русия дәүләт Думасындагы Башкортстан депутатлары һәм җирле парламент вәкилләренең Нефтекамага барып хәлләрне тикшерүе көтелә. Рәсми булмаган чыганаклар бу каршылыклар артында финанс төркемнәре торуын, җәмәгатьчелек ризасызлыгының да алар тарафыннан оештырылу ихтималлыгын фаразлый.

XS
SM
MD
LG