Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:12

Казакъстан президенты үзенең кызы Дәриганы премьер-министр урынбасары итте


Казакъстан президенты кызы депутат та булып торды.

Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев үзенең кызы Дәриганы премьер-министр урынбасары итеп билгеләгән. Әлеге фәрман президент интернет сәхифәсендә 11 сентябрьдә пәйда булды.

52 яшьлек Дәрига Назарбаева Мәҗлескә депутат итеп 2004 елда сайланган иде. 2014 елның апрелендә парламентның түбән пулаты рәисе урынбасары итеп билгеләнде.

Назарбаева озак еллар дәвамында бизнесмен, сәясәтче һәм дипломат Рахат Алиевның хатыны булып торды. Соңрак Алиев Казакъстаннан качты һәм 2007 елны алар аерылышты.

Соңрак читтә булган Алиев Казакъстанда илгә хыянәт, коррупциядә гаепләнеп 40 елга төрмәгә хөкем ителде. Ул аерылышу аның ризалыгыннан башка президент Назарбаев боерыгы белән узуын әйтте.

Алиев февральдә Австрия төрмәсендә үлгән килеш табылды. Ул 2006 елда Казакъстанда булганда өч кешене үтерүдә гаепләнеп мәхкәмә көтә иде.

XS
SM
MD
LG