Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:09

Кырымтатар тарихчысы Хәлил Иналҗыкка 100 яшь тула


Профессор Хәлил Иналҗык

Профессор Хәлил Иналҗык

Анкарада 7 сентябрь көнне профессор Хәлил Иналҗыкның якын туганнары, зыялылар һәм галимнәр катнашында туган көн мәҗлесе оештырылды.

Кырымтатар галиме, профессор Хәлил Иналҗыкны дөньяда "Госманлы тарихчыларының патшасы" буларак беләләр.

Хәлил Иналҗык Русия патшалыгына хезмәт итәргә теләмичә Төркиягә качкан гаиләдә 1916 елда туа. Анкарада белем ала, шунда ук университетны тәмамлый һәм 1942-1972 елларда тарих укыта, профессор дәрәҗәсен ала. 1956-1972 елларда тарих белән бергә сәясәт фәннәрен укыта. 1953-1986 елларда берәр семестр АКШтагы Колумбия, Пенсильвания, Принстон һәм Һарвард университетларында Госманлы чоры тарихыннан дәресләр бирә. 1972-1986 елларда Чикаго университетының тарих бүлегендә Госманлы чоры тарихы профессоры булып тора.

Хәлил Иналҗык язган китапларда Госманлы дәүләте архивыннан барлык документлар һәм тарихи мәгълүматлар урын алган. Төркиядә генә түгел, дөньяның башка бик күп илендәге университетларда Госманлы тарихын Хәлил Иналҗык дәреслекләреннән өйрәнәләр.

Мәшһүр Ислам энциклопедиясенә 40тан артык мәкалә язган профессор 60лап китап та чыгарган. Аларның кайберләре гарәп, поляк, рус, болгар, грек телләренә тәрҗемә ителгән, бүгенге көндә әсәрләренең берсе кытайчага тәрҗемә ителә. Төркиядә һәм дөньядагы 23 университетның шәрәфле докторы исеменә ия булган профессор бүгенге көндә дә Билкент университетында дәресләр бирә. Профессорның тарихи эзләнүләре нәтиҗәләре һәм әле басылмаган әсәрләре 2008 елда корылган "Хәлил Иналҗыкның Госманы чоры өйрәнүләре үзәгендә" саклана.

Төркиянең TRT каналы "Хәлил Иналҗык һәм тарих турында сөйләшү" исемле документаль фильм әзерләде. Танылган режиссер Неше Сарысой-Каратай төшергән фильмда профессор Госманлы чоры тарихыннан әле дә билгесез булган кайбер мәгълүматлар белән таныштыра, сугышларга китергән тарихи бәхәсләрнең сәбәпләрен аңлата. Бер гасырга якын гомер яшәгән профессор эш дисциплинасы, эштә камиллеккә ирешү серләрен чишә.

XS
SM
MD
LG