Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәккәдә зыян күрүчеләр арасында Татарстан хаҗилары юк


Диния нәзарәте Мәккәдә мәчеткә кран төшеп һәлак булган һәм яраланганнар арасында Татарстаннан киткән кешеләр юк дип хәбәр итте.

Мәккәдә иң зур әл-Хәрәм мәчетенә төзелеш краны төшүе нәтиҗәсендә 80ләп кеше һәлак булды, 100дән артыгы яраланды.

"Алар арасында Диния нәзарәтенең Хаҗ програмы белән киткән мөселманнар юк", дип хәбәр итте Азатлыкка Хаҗны оештыручы бүлекнең матбугат хезмәте вәкиле. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәлак булганнарның туганнарының кайгысын уртаклашты.

Мәчет өстенә кран нәкъ намаз вакытында төшкән. Корбаннар һәм яраланучыларның күп булуы шуның белән аңлатыла. Кран төшүенә көчле җил сәбәп булган.

Әл-Хәрәм мәчете дөньядагы иң зур мәчетләрнең берсе. Ике ел дәвамында инде мәчеттә төзекләндерү эшләре бара.

7 сентябрь төнендә Казан һава аланыннан 49 кешелек беренче төркем хаҗга китте. Икенче төркем сәфәргә 17 сентябрь җыена. Хаҗилар Татарстанга 2 октябрь кайта башлаячак. Башкортстаннан хаҗга 132 кеше китте.

Татарстан мөселманнары хаҗга китте
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:05:35 0:00

XS
SM
MD
LG