Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:51

Хәмдүнә Тимергалиева: “Җырчылыкны сайлавыма үкенгән чакларым да булды”


Татар эстрадасының популяр җырчысы, халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваның җырчы һөнәрен сайлавына үкенгән чаклары да булган. Сәбәбе – карьерасына аяк чалучылар еш очрау. Азатлык хәбәрчесенә сәхнәдә 47нче ел җырлаучы Хәмдүнә ханым бүгенге яшь җырчыларга, үткән гасыр җырлары кабаттан сәхнәгә кайтуга карата фикерләрен җиткерде.

Хәмдүнә Тимергалиева бүген татар эстрадасындагы өлкән җырчылар арасында иң популяр, хәрәкәтчән артистларның берсе. Хәйрия чараларыннан башлап, “Татарча солянка”, Салават Фәтхетдинов концертлары, җырчылар белән башка республикакүләм тамашалар дисеңме, Хәмдүнә ханымны күбесенә чакырып торалар. Үзе дә бик теләп бара, яраткан тамашачысына җыр-моңнарын ишеттереп кайтырга тырышам, ди. Моннан тыш әле ул татар сәнгате, мәдәнияте киләчәге өчен янып-көеп яшәүче шәхесләрнең берсе. Шуңа да без Хәмдүнә Тимергалиева катнашкан татар концертларының берсендә аның белән әңгәмә корып алдык.

Хәмдүнә ханым, ни сәбәпле ХХ гасырның 50-70 еллардагы җырлары янә сәхнәгә менә икән?

– Чын моң, чын музыка булып, халык күңеленә үтеп кергәнгә күрә ул җырларның күбесе әле һаман да популяр, янә сәхнә түрендә. Әлбәттә, бүгенге татар эстрадасында алай җырлаучылар саны аз. Мисал өчен, Алинә Шәрипҗанова. Ул минем яраткан җырчым. Ихтимал, аның башкаруындагы җырлар ХХ гасырныкылары кебек сакланыр. Элек эстрадада җырчылар булса, хәзер – йолдызлар. Бераз микрофон тота белә икән, җырчы була. Мин моны бер яктан әрләсәм, икенче яктан хуп күрәм. Халык җырлый икән, аның күңелендә моң бар икән, димәк, милләт сакланыр, милләт яшәр!

Акцент белән, татарча белмичә җырлаучыларга мөнәсәбәтегез нинди?

– Мин аларны хуплыйм. Туган телдә сөйләшү авырлык тудыруга карамастан, алар татарча җырларга тырыша. Үз милләтен, телен саклауга өлеш кертә. Мисал өчен, Мәликә дигән кыз инде берничә ел элек үк татар эстрадасына чыккан иде. Ул карьерасының башында акцент белән җырлады. Шушы ягын хуп күрмәүчеләр бик күп булды. Тик төбенә төшеп карасак, Мәликә Үзбәкстанда туган, аннан бераз Уфада яшәгәннән соң Татарстанга кучкән. Шуның сәбәпле аның татарча сөйләшүе акцент белән иде. Бүгенге көндә исә Мәликә чын татарчы җырлый. Тумыштан көчле тавышка, моңга ия кыз ул. Без андый талант ияләрен сакларга тиеш.

"Нигә җырчы булдым икән" дип, уйлаган чакларыгыз булдымы?

– Филармониядә эшләгән вакытта шактый авырлыклар аша үтәргә туры килде. Менә шул вакытта кайчак, ник җырчы булдым икән дип уйлый идем. Халык яраткан өчен гаепсезгә рәнҗетүчеләр булды. Башта мин автомат телефон станцияләрен төзү заводында эшли идем. Анда теләсә кемне эшкә алмыйлар. “Баш" кирәк. Мәнсез кешеләр аркасында теләгән җырларымның барысын да башкара алмадым. Рәнҗедем, бик рәнҗедем.

30 артык татар халык җырларын тәкъдим иттем. Күрүче генә юк. Әллә ялгыз, мескен итеп карыйлар?.. Аллаһы тәгалә мине беркайчан да ташламады. Ничек бар - шулай. Табигать белән бергә яшәдем. Баш имәдем, ялагайланмадым.

Дөньяга талантлы кешеләр кирәк, тик аларга бик авыр. Бөтен талантлы кешеләргә Аллаһы тәгаләдән җегәрлек сорап яшим мин. Укытучымы, пешекчеме, табибмы, минем кебек җырчымы - мөһим түгел. Асылда – талант. Җәмгыять андый кешеләргә бик мохтаҗ.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG