Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:41

"Казанда милли курчаклар музее кирәк"


Казандагы кием дизайнеры Мәдинә Мәхмүтова Татарстан башкаласында милли курчаклар музее булдырырга чакыра. Аның фикеренчә, кибет киштәләрендә халык киеме кигән курчаклар сатылу татар балаларында милли рух тәрбияли. Үзен ул алга таба ачарга теләгән сәнгать мәктәбенең мөгаллиме итеп күрә.

Милли кием дизайнеры Мәдинә Мәхмүтовадан Су спорт төрләре беренчелеге вакытында туристлар милли костюм кигән татар курчакларын чагыштырмача ешрак сатып алган. “Шул ук вакытта татар һәм рус курчакларын парлаштырып алганнары да күп. Гомумән, курчакны биш яшьлек сабый да, 95 яшькә җиткән әби дә ала. Берсе өчен ул уенчык булса, икенчесе өчен ул затлы бүләк, милләтенең төсе булып тора”, ди ул.

Мәдинә ханымның теләге - Татарстан башкаласында сәнгать мәктәбе һәм милли курчаклар музее булдыру. “Европада, Мәскәүдә, бик күп башка шәһәрләрдә курчак музейлары бар. Ә ни сәбәпле бездә юк? Беренчедән, бу кызыклы, икенчедән, халыкка милли тәрбия бирер иде”, ди кул эшләре остасы. Аның фикеренчә, бу эшне дәүләттән башка эшләү кыен булачак. Милли киемнәр, курчаклар һәм аларның киләчәге турында без аның белән тулырак сөйләшергә булдык.

Милли костюмнар тегү теләге ничек туды?

– Һәрбер кыз бала кебек курчак белән уйнап үстем. Безнең вакытта матур, затлы, хәтта гади уенчыклар да булмады диярлек. Шул сәбәпле мин үзем курчаклар ясый идем. Иске киемнәр, тукымалардан аларга күлмәкләр тегеп, битләрен буяп, чәчләрен үрә торган булдым. Әлеге балачактагы курчак уены бүгенге көндә дә дәвам итә. Минем милли киемнәр, гомумән, тегү сәнгате буенча бернинди дә профессиональ белемем юк. Милли костюмнар тегү – мавыктыргыч иҗади процесс. Ул күңел түреннән чыга. Бу эш җаныма ял бирә.

– Сез милли сәхнә костюмнарын модельләштерү буенча лаборатория ачучы. Бу идея ничек туды?

– Педагогика институның музыка факультетын тәмамлагач, мәктәптә укыта башладым. Берникадәр дәвердән соң ул Сәнгать мәктәбе дип аталды. Бик ашыгыч рәвештә бию һәм декоратив-гамәли бүлекләр ачарга әмер бирделәр. Шулчак мин милли сәхнә костюмнарын модельләштерү буенча лаборотория ачарга тәкъдим иттем.

“Алтынчәч” балалар мода театрында милли костюмнар коллекциясе дизайнеры булып эшләдем. 1997-2005 елларда балалар Сәнгать мәктәбе коллективлары өчен костюмнар тектем. Бүген анда 150 төрдән артык милли кием исәпләнә. Милли аң тарату, милләтне уяту теләге белән башланды бу эш. Беренче теккәм костюмнарым да татар милли киемнәре иде.

Музыка укытучысының дизайнер һөнәрен дә сайлавы нәрсә белән бәйле?

– Бу минем буыннан киләдер. Әбием – Рәйхәнә Магиярова – гомере буе авылда математика фәнен укытты. Тик, буш вакыты булу белән, “Зингер” тегү машинасына утыра иде. Аның матур күлмәкләр теккәне бүген дә истә. Әнием дә сабый чакта миңа үз кулы белән тегелгән күлмәкләр генә киертә иде. Әтием ягыннан бабам да кул эшләре остасы – ул авылларга йөреп халыкка күн һәм йоннан киемнәр теккән. Зәвык белән киенү гаиләдән киләдер. Кием-салым дизайнеры булу хыялы музыка укытучысы карьерасы белән беррәттән атлап барды.

Милли костюмнар тегә башлагач, нинди авырлыклар аша узарга туры килде?

– Һәрбер милләтнең үзенә генә хас нинди дә булса үзенчәлеге була, аны күрә белерегә, тоярга кирәк. Беренче карашка курчак киендерү – кызык. Тик аны нәкъ нинди дә булса милләт вәкилен киендергән төсле үк зур көч куярга кирәк. Милләтнең тарихын белү мөһим. Еш китапханәләрдә мәгълүмат туплый идем. Соңрак миңа “Идел буе һәм Урал татарларының милли киемнәре” дигән китап бүләк иттеләр, ул минем иң якын дустыма әверелде. Шулай ук төрле этнофестивальләрдә, конференцияләрдә катнашуым ярдәм итте. Милләтне өйрәнүче, милли проблемаларны яктыртучы этнографлар, тарихчылар, дизайнерлар белән аралашу да зур тәҗрибә бирде.

– Кибет киштәләрендә милли кием кигән курчаклар сатылу татар балаларында милли рух тәрбияли аламы?

– Кибетләрдә милли костюм кигән курчаклар сатылмый. Шуңа күрә балалар милли киемне белми, күрми үсә. Миңа калса, мәктәпләрдә милли костюм буенча махсус дәресләр дә укытылырга тиеш. Мәгариф министырлыгы, фән һәм мәгариф үзәкләре ашыгыч рәвештә әлеге мәсьәләне хәл итү зарур. Европада, Мәскәүдә, бик күп башка шәһәрләрдә курчак музейлары бар. Ә ни сәбәпле бездә юк? Бу проблеманы шулай ук дәүләт тә хәл итәргә тиеш бит. Беренчедән, бу кызыклы; икенчедән, милли тәрбия бирә.

Бәлки үзегезгә шушы өлкәдә сәнгать мәктәбен булдырыргадыр?

– Бу хакта мин бик күп уйладым. Әлеге идея белән янып йөргән вакытларым да булды. Безнең шәһәрдәге барча мәктәпләр дә республика бюджетына бәйле. Шуңа да эш кабат дәүләткә килеп терәлә. Аның ярдәменнән башка әлеге мәктәпне ачуы кыен. Шундый мәктәп булдырып, мине укытырга, яки мастер-класслар үткәрергә чакырсалар, мин һичшиксез риза булачакмын.

Кул эшләрегезнең бәяләре күпме тора?

– Мин бәяне арттырмаска тырышам. Халыкның кесәсенә яраклы, тешләми торган бәяләр куярга омтылам. Урта хәлле ана белән бала күрсәм, ташлама ясыйм. Уртача 500-1000 сумга сатам. Бик күп курчакларны чит төбәкләрдән, илләрдән заказ белән ясаталар. Аларның бәяләре бераз кыйммәтрәк була. Гомумән алганда, курчакларымның бәясе бары тик киемнәреннән – алынган тукыма, бизәкләрдән генә чыгып куела. Курчакның сынын ясауга, кул хезмәтемә бәя өстәмим. Чөнки бу минем өчен бизнес түгел, ә яраткан шөгыль.

Кайсы милләт һәм кыз яки егет курчакларына сорау күбрәк? Су спорт төрләре беренчелеге вакытында туристларга нинди курчаклар тәкъдим иттегезме?

– “Арыш мае”, “Татнефть” челтәре чемпионат вакытында үз урыннарын бизәр өчен миннән курчаклар алды. Туристлар, әлбәттә, милли костюм кигән татар кызлары курчакларын сатып ала. Шул ук вакытта татар һәм рус курчакларын парлаштырып алганнары да күп. Коллекциямдә күбесенчә кызлар гына, ир-ат курчакларын махсус сорау белән генә ясыйм. Милли ир-ат курчакларын кызлар белән пар булып чит илләрдә сорыйлар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG