Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан кинофестивалендә Кыргызстан фильмы җиңү яулады


Казанда XI мөселман кино фестивале тәмамланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:33 0:00

XI халыкара мөселман киносы фестивалененең төп җиңүчесе итеп Кыргызстанның “Курманжан Датка – таулар ханбикәсе” фильмы игълан ителде.

11 сентябрьдә Галиасгар Камал театрында быелгы мөселман киносы фестиваленең җиңүчеләре игълан ителде. Иң яхшы фильм буларак Кыргызстанның “Курманжан Датка – таулар ханбикәсе” фильмы аталды (режиссёры Садык Шер-Нияз). Фильмда XIX гасырда кыргыз халкы язмышы, реаль тарихи персонаж булган Курманжан Датканың (1811-1907) кыргызлар язмышында хәлиткеч роль уйнавын тасвирлый.

Бәйгедә фильмнар дистәләп номиция кысаларында бүләкләнде. “Иң яхшы тулы метрлы документаль фильм ” номинациясендә Денис Красильниковның Идел-Урал легионы турындагы “Кичерелмәгәннәр сугышы” фильмы җиңде. “Иң яхшы кыскаметражлы нәфис (игровой) фильм” номинациясендә Салават Юзеевның “Ишекне ябып чыгып китте” фильмы алды. “Иң яхшы ир-ат роле”н уйнаучы дип әлеге фильмда уйнаган Илдус Габдрахманов табылды.

Милли гала-премьера буларак Ренат Әюповның фестиваль кысаларында күрсәтелгән “Ак чәчәкләр” фильмы “Татар әдәбиятын экранлаштыруга өлеш керткән өчен” дигән өчен махсус бүләк белән бүләкләнде. Татарстан дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев халыкның мәхәббәтен яулаган фильмнар барлыкка килүе хакында билгеләп үтте.

“Фестивальнең быел унберенче елы. Без һәрвакытта да фестиваль башланыр алдыннан да, тәмамлангач та нишләп бу фестивальдә безнең фильмнар бик аз дип әйтә идек. Менә, ниһаять, елдан-ел фильмнар арта. Документаль фильмнар да, нәфис фильмнар да барлыкка килде. Татарның дөньсы түгәрәк, әмма ул түгәрәкнең кечкенә генә китеге бар иде. Безнең әдәбиятыбыз да, музыка, рәсем сәнгатебез дә бик бай, әмма бүгенге көнгә кадәр безнең кино сәнгатебез дөньяга чыгарырлык дәрәҗәдә түгел иде, һәм менә, ниһаять, безнең бөтен халыкның мәхәббәтен яулаган фильмнарыбыз дөньяга килә башлады. Димәк, татарның рухи дөньясы түгәрәкләнде дигән сүз” дибез.

Моннан тыш Фәрит Дәүләтшинның бәйгедә катнашкан “Рудольф Нуриев. Рудик” фильмы “ ТӨРКСОЙ” оешмасы бүләгенә ия булды. Ә София Гобәйдуллина турындагы фильмы Казан мэрының махсус бүләген алды.

XS
SM
MD
LG