Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Төркия каллиграфлары күргәзмәсе ачылды


Казанда Төркия каллиграфлары күргәзмәсе ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:58 0:00

11 сентябрьдә Кол Шәриф мәчетендәге "Ислам мәдәнияте" музеенда "Төркиянең заманча каллиграфиясе" дип аталган күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә Төркиянең 11 каллиграфының 27 әсәре күрсәтелә.

Ислам Конференциясе Оешмасы каршындагы ИРСИКА (Ислам тарихы, мәдәнияте һәм сәнгатен өйрәнү үзәге) Төркиянең заманча каллиграфлары әсәрләреннән торган мондый күргәзмәне Татарстанда беренче тапкыр оештырды.

ИРСИКА җитәкчесе Халит Эрен күргәзмә ачылышында үз оешмаларының 2000 елдан бирле Казан, Татарстанның фәнни оешмалары белән уртак проектлар алып баруын һәм әлеге күргәзмә белән Казанга килүләреннән бик шат булуын җиткерде.

"Үзегез дә беләсезде, бәлкем, бер мәшһүр сүз бар. Коръән Мәккәдә иңде, Мисырда укылды, Истанбулда язылды һәм Казанда басылды. Әмма бу матур сүзләргә бүген яңа җөмлә дә өстисебез килә, Коръән моннан соң Казанда да язылачак", дип белдерде ул.

Күргәзмә ачылышында Казан Кирмәне музей-тыюлыгы мөдирәсе Зилә Вәливә, Төркия республикасының Казан баш консулы Турхан Дилмач, Татарстан парламенты депутатлары Рафаил Хәкимов, Разил Вәлиев һәм башкалар катнашты.

Разил Вәлиев үз чыгышында татар халкының өч буынының, ни кызганыч, диннән читләштерелгән булуын, әмма хәзер инде үз эзенә кайтуын әйтте.

"Без бабаларыбыздан килгән традицияләребезне дәвам итмәсәк, өзелеп калыр һәм тарихта әкренләп югала барган булыр идек. Һәм безнең рухи дөньябызны элекке хәленә кайтаруда, рухи дөньябызны баетуда ИРСИКА оешмасы искиткеч зур эш башкара. Сезгә бик зур рәхмәт", дип үз чыгышын тәмамлады Разил Вәлиев.

27 каллиграфия әсәреннән торган күргәзмә бер ай буена килеп караучыларга ачык булачак.

XS
SM
MD
LG