Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:20

Татарстан үзәк сайлау комиссиясе тавышларның саналган өлешенә караганда Рөстәм Миңнехановның 95 процент чамасы тавыш җыюын белдерде.

Хафиз Миргалимовның 2,34 процент, Рушания Билгелдееваның 1,22 процент, Руслан Йосыповның 0,68 процент җыюы хәбәр ителде.

Сәгать дүртләрдә 1 млн. 677 мең 380 сайлаучы тавыш бирде дип хәбәр ителгән иде. Үзәк сайлау комиссиясе иң актив районнарны билгеләде. Алар: Кайбыч (80.08 процент), Апас (76.12 процент), Аксубай (73.59 процент). Сайлауга сүлпән баручылар да бар, артта сөйрәлүче дип Кукмара районы телгә алынды.

Кайбыч районыннан Рушан Хәмитов (исемен үзгәртеп язуны үтенде) 99 процент белән шаккатыруда районның алдынгы сафта булуын әйтте. "Кемгә тавыш бирергә икәнне халыкка әйтеп куйдылар инде. Сайлауга килмәүчеләр булса да, ахыр чиктә аларның тавышларын матур гына кирәгенчә әвәләп куялар. 99 процент кеше килде дип хисап тотачаклар. Халык күнекте, барысы да курка, каршы дәшмиләр дип уйламасыннар, безнең сүздән чыкмыйлар дип күкрәк кагып йөрмәсеннәр, шуңа күрә коммунистларга тавыш бирдем. Кешеләр башка кешегә дә тавыш бирә дип белсеннәр. Гел 95-100 процент була алмый бит", дип сөйләде ул телефоннан безгә.

"Миңнехановтан башка берсен дә белмибез"

Бу күбрәк Рөстәм Миңнехановның сайлавына охшаган, чөнки башка намзәтләрнең тавыш-тыны ишетелми. Мондый фикерне Актаныш районының Такталачык авылында әйтәләр. Такталачык авылында 347 ихата, бу сайлау бүлгесенә шулай ук Әҗмәт белән Тимерҗә авыллары да керә. Тавыш бирүчеләрнең гомум саны – 470 кеше. Күзәтүче Альберт Яркәев сүзләренә караганда, күпчелек иртәнге 8дән алып 11гә кадәр тавыш биргән.

"Халыкның күпчелеге Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш бирә, чөнки башка намзәтләрне белмиләр. Халык бюллетеньнән укый да иң ышанычлысы Миңнеханов дип әйтә. Башкалар агитация дә алып бармады бит, күренмәделәр, халык аларны белми дә. Рөстәмнән әйбәтрәк кеше булмас, эшчәнлегеннән канәгатьбез дип әйтләр. Бу сайлаулар президент түгел, Миңнехановның сайлавы кебек хис кала. Агитацияне дә аның командасы алып барды, башкалар сүлпән иде", дип сөйләде бу авылда гомер итүче журналист Алия Сабирова.

Балык Бистәсенең Күгәрчен авылының кешеләреннән Раушания Билгелдеева өчен тавыш бирәсезме дип сорагач, "Кем соң ул?" дип аптырап калалар. Авылда эш бар, ит эшкәртү комбинаты бар, мәрмәр итен җитешетерәбез, кешеләрнең бер өлеше эш белән тәэмин ителгән. Кемгә тавыш бирәсен барысы да белә, төртеп күрсәтергә кирәкми. Билгеле ич кемне сайлавыбыз", диде Ракыя апа.

"Иң мөһиме сугыш кына булмасын!"

Казанда да тыныч бит әле, булган җитәкчелектән канәгатьбез дип тавыш бирүчеләр күп иде. Аеруча өлкән кешеләр пенсия килә, Украинадагы хәлләр генә булмасын дип сайлауларын белдерделәр.

309,308 сайлау урынының оештыру комитеты вәкилләре төшкә кадәр сайлаучыларның күбесе килде, дип әйттеләр. Күзәтүчеләр бар иде, әмма алар барысы да "Бердәм Русия" вәкилләре иде. "Тәртип бозу юк, барысы да канун нигезендә", диделәр.

Хәлимә әби сайлау кабинасыннан чыгып тартмаларга зур кәгазьләрен бөкләп "Илләр тыныч булсын, сугышлар кирәкми", дип салды. Азатлыкта ул ике кеше өчен тавыш бирдем дип белдерде. "Миңнеханов белән Метшин каршысына билге куйдым, аларның исемнәрен табарга ярдәм иттеләр. Калган кешеләрне белмим, болары калсын, яхшы эшлиләр, бүген пенсияне дә алып килделәр", дип әйтте.

Сайлауга кыстау ысуллары

Психотерапевт Рамил Гарифуллинны 294 санлы сайлау урынында очраттык. Ул "Килмәс идем, ләкин эштән басым булды, мәҗбүр иттеләр", диде.

Рамил Гарифуллин

Рамил Гарифуллин

"Соңгы елларда йөргәнем булмады, ә бу юлы мин эшләгән университетның кафедра мөдирләре: "Барасыз, тавыш бирәсез" диделәр. Участоктан SMS юлладым, фото салдым. Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш бирдем. Ул күп эшли, йөри. Нәтиҗәсе, бәлки, күренмидер, әмма ул тырыш кеше. Шул ягы ошый. Аннары аның чын көндәшләре дә юк. Килсәм дә, тавыш бирсәм дә, минем тавышымны, барыбер, урлаячаклар", диде ул.

Сайлауга барырга мәҗбүр итү, кыстау очраклары төрле булды. Сайлау урыннарына килеп тавыш биргән кешеләргә Казан аренада узган тамашага түләүсез кереп концерт карау мөмкинлеге булды, шулай ук сайлауда катнашканнарга көн дәвамында жәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукы бирелде.

Сайлау участокларында кешеләргә махсус беләзекләр тапшырылды. КФУ белән КАИның беренче курс студентларына бу беләзекләрне күпләп җыючыларга укуында өстәмә баллар булачак дип вәгъдә дә ителгән. Казанның Көлсәит бистәсендә яшүче ханым саулайга барыгыз дип йорт саен йөрделәр, әмма "Кайчан урамга юл саласыз? Җәмәгать транспортын кайчан оештырасыз дигәч, дәшмиләр, китеп баралар", диде.

Хәлвә вәгъдәләре

КПРФ партиясеннән намзәт булып барган Хафиз Миргалимов Чаллыда тавыш биргән. Ул моны шушы шәһәрдә теркәлгән булуы белән аңлатты. Иртәнге якта Татарстан Дәүләт шурасы депутаты кире Казанга юл тотуы турында әйтте.

"Күпме процент җыюмны әйтә алмыйм, күп булмаячагын гына әйтә алам. Мин иртәнге якта тавыш бирдем, кеше күп иде, 10 минут чамасы чиратта көтеп тордым. Кагыйдәләр бозылуы күзәтелмәде. Хәрәмләшүләр, гадәттә, кичкә таба эшләнә. Әгәр сайлаулар гадел узса, иманым камил, күпчелек коммунистлар партиясе өчен тавыш бирәчәк. Халыкның кәефе әллә ни юк. Пенсия кечкенә, балалар бакчасына түләүләр дә, азык-төлеккә бәяләр дә котырып үсте, арзанлы дарулар да юк. Хәлвә вәгъдә итәләр, мактыйлар. Уртача хезмәт хакы 28 мең сум дисәләр дә, мин очрашкан кешеләр андый акчаны күргән юк диләр. Ничә процент белән җиңеләчәгемне, көндәшләр күпме җыйганнарын да чамаламыйм", дип сөйләде ул Азатлыкка.

"Татарча эндәштем - җавап бирмәделәр"

Татарстан Аксакаллар Шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов Азатлык хәбәрчеләренә борчылып шалтыратты. "Казанның Мәскәү районы 151нче сайлау участогында татарча аңламыйлар. Урысча сөйләшергә мәҗбүр булдым. Сайлаудан чыккач Мәскәү районының үзәк сайлау комиссиясенә шалтыраттым. Анда да татарча аңлаучы табылмады. Шулай да 15 минуттан бер татарча белүче хатын таптылар, гафу үтенде.

Иренмәдем, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә шалтыраттым, Мәскәү районы 151нче сайлау участогында ни өчен татарча белүче юк дип сорау бирдем. Анда да татарча белүче юк. Шушымы икетеллелек?" дип сөйләде Рәүф Ибраһимов.

Сүз уңаеннан, Татарстанның үзәк сайлау комиссиясенең рәсми интернет сәхифәсе ике телдә эшләнсә дә татар өлешендә бушлык, татар телендә оператив мәгълүмат бирү дә оештырылмаган иде.

Казан Аренада оештырылган тамашаны өч кеше алып барды: икесе урысча, берсе татарча. Концертны 20 меңнән артык кеше тамаша кылды. Бу – полиция мәгълүматы.

Тамаша бетәргә 10 минут калганда сәхнә түренә Рөстәм Миңнеханов чакырылды. Ул сайлауга килеп, ватандашлык позициясен белдергәнгә рәхмәт әйтте. "Бүген сайлаулар оешкан төстә узды. Власть системына зур ышаныч белдердегез, бу безгә җаваплылык өсти. Татарстан Русия җитәчелеге белән бергә тормышны тагын да сыйфатлырак эшләргә тиеш. Татарстан – лидер! Бергә булыйк! Без булдырабыз!" диде.

Президентлыкка дәгъва итүче башка намзәтләр сәхнәгә чыкмады, аларны искә алучы булмады.

Тамаша Салаватның "Мин яратам сине, Татарстан!" җыры һәм зур ут тамашасы белән тәмамланды.

Сайлау көнне иртән үк Казанның 43нче санлы тавыш бирү урынында җәмәгате белән бергә тавыш биргән республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга Татарстан парламентының Татарстан президентын турыдан сайлауга кагылышлы 2010 елгы карарларын искә төшерде.

Президентны, депутатларны сайлау – халыкның хокукы

Фәрит Мөхәммәтшин: "Моннан 15 ел элек Конституциябезнең 91нче маддәсен без, федераль канун кушканча, гамәлдән чыгармадык, ә Татарстан президентын турыдан сайлау турындагы маддәне туңдырган гына идек. Халык, ни генә булмасын, президентны, депутатларны сайлап куярга тиеш. Бу-аларның тартып алына алмаслык хокуклары. Мин хәзер, ул вакытта Татарстан парламентында без бик дөрес карарлар кабул иткәнбез икән дип уйлыйм.

Сайлаулар алдыннан халык белән күп кенә очрашулар булды. Миңа 17 районда булырга туры килде. Татарстан халкы республикабызда тынычлык, үсеш тели. Татарстан чыннан да бүгенге көндә үзенең үсеше белән Русиядә беренче урыннарда тора. Безгә киләчәктә дә шушы темпны югалтмыйча, халыкның ышанычын акларга кирәк", дип белдерде.

Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев КХТИ бинасына килеп сайлауда тавыш биргәннән соң Татарстан җитәкчелегенә карата фикерләре белән уртаклашты. Шәймиев халыкның күзләреннән республика җитәкчелегенә карата ышаныч күрәм. Татарстан җитәкчелеге тоткан юл үзен аклый, дип белдерде.

Татар эстардасы җырчылары республикадагы сайлауларга барып, фотога төшеп, социаль челтәрләрдә әлеге гамәлләрен горурланып күрсәтергә ашыга. Сәхнә "йолдыз"лары “Без булдырабыз!” шигаре астында хәзерге җитәкчелек белән булуларын белдерәләр. Шулай ук, алар сайлау алдыннан барган чараларда катнашып, хәзерге хакимияткә дан җырлаган концертларда чыгыш ясады. 13 сентябрьдә дә әлеге татар җырчы-артистлары үзләре яшәгән яки якын булган сайлау урыннарына барып тавыш бирде, күбесе Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов яклы булуларын күрсәтәләр. Шуларныд берсе җырчы Айдар Сөләйманов:

– Мин бик бәхетлемен, чөнки сайлауга килеп үз тавышымны Казаныбыз, республикабыз, киләчәгебез өчен бирә алдым. Минем өчен президентлыкка кандидат ул бер – бүген президент вазифларын үтәүче Рөстәм Нургали улы Миңнеханов. Рөстәм Миңнеханов – бик көчле, безнең үзебезнең президентыбыз. Аның ярдәме белән Татарстан яшәрә, Татарстан матур, Татарстан бөтен Русиядә беренче урында, алдынгы исемнәр рәтендә бара һәм мин моның белән бик горурланам. Киләчәктә дә гел шулай булсын иде, Татарстан яшәсен һәм аның киләчәге якты булсын. Зур күләмдәге, дөнья масштабындагы чаралар, спорт уеннары, мәдәни мәҗлесләр булып торсын иде, ул да булса Олимпиада, Универсиада, Евровидение кебек дөньякүләм чаралар. Без бергә һәм без булдырабыз!”, диде Айдар Сөләйманов.

Ул Казанның Совет районындагы 156нчы мәктәп бинасында республика президентын сайлады.

Альтернатив музыкант Альберт Исмаил исә сайлауларда беркайчан булмаган, бүген дә бармый. Аның фикеренчә, бу сайлаулар ялган, алар чынбарлыкны күрсәтми һәм халыкның тормыш-көнкүрешенә турыдан-туры ярдәм итмиячәк.

– Сайлауларга беркайчан да барганым юк! Ни икәнен белмим һәм беләсем дә килми. Без аларны сайлау белән, үз өстебезгә ниндидер җаваплылык алабыз. Ә минем әлеге ялганда катнашасым килми, шуңа күрә мин нормаль, адекват кеше буларак, сайлауларга бармыйм. Рокер буларак та, сайлаулар безнең фәлсәфә өчен ят нәрсә. Чөнки түрәләр, дәүләт бернинди проблемнарны да хәл итәргә булышмый. Юл юк ди, сез ул юлны депутат килеп ясый дип уйлыйсызмы? Әлеге һәм башка миллионлаган проблемнар үзегезгә кала. Бары тик мәхәллә, халык оешма-комитетлары үзләре җыелып кына, килеп чыккан мәсьәләләрне чишә алачак. Минем фикеремчә, һәрбер мәхәлләдә бер вәкил булырга тиеш, һәм менә аны чыннан да сайларга мөмкин”, диде Альберт Исмаил.

Бу мизгелләрдә Айдар Сөләйманов, Алинә Шәрипҗанова, Салават Фәтхетдинов кебек Татарстанның төрле буын билгеле татар җырчылары сайлауда катнашучылар хөрмәтенә оештырылган “Казан-Арена” стадионы янындагы “Без булдырабыз!” тамашасында чыгыш ясый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG