Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 20:56

Президентның ныклы җиңүе – Мәскәү белән сөйләшүгә әзерлек


Рөстәм Миңнеханов тавыш бирүдән соң журналистлар белән очраша

Рөстәм Миңнеханов тавыш бирүдән соң журналистлар белән очраша

Президент сайлауда кем җиңәчәге билгеле булса да, зур ажиотаж тудырылды. 60 процент кына тавыш "президент" кәнәфиен саклап калу өчен һич кенә дә җитәрлек түгел.

Быелның апрелендә Казакъстан Президенты Нурсолтан Назарбаев 97,75 процент тавыш җыйгач, мин моны “Татарстандагы сайлауның генераль репетициясе” итеп кабул иткән идем. Бу сайлауда күрсәткечләр шушы тирәдә булырга тиеш түгел инде, билгеле. Фейсбукта таныш-белеш 70-80 процент дип яза башлагач та, мин 90 проценттан ким түгел дигән фикер әйткән идем.

Сайлау алды кампаниясе гаугаларсыз үтте, сайлау үзе дә тыныч үтеп бара. Әлегә ишетелгән дәгъваларны вак-төяк дип атап була. Күзәтүчеләр үзәк сайлау комиссиясенә бер участокта сайлау тартмасының бюллетень ыргыта торган тишеге бер сантиметр киңлектә дип жалу язган.

Идел буе районындагы тагын бер участокта кандидатларның берсенең (кайсысыныкын икәнен әйтеп торырга да кирәкми) фотосурәте бар дип дәгъва белдергәннәр. Билгеле, башка еллар белән чагыштырганда бу кимчелекләрне бөтенләй юк дип әйтеп була.

Президент сайлавында кем җиңәчәге бар кеше өчен дә анык билгеле. Кандидат Йосыпов, Билгелдеева, Миргалимов өчен дә иң мөһиме – исемлектә соңгы урында калмау гына. Хәер, хәтта шушы максат өчен дә аз гына да тырышлык күрсәтеп маташмады алар.

Кем өчендер “нигә сайлауга халыкны куып, шулкадәр зурлап уздырырга сайлауны, барыбер Миңнеханов җиңәчәк” дигән сорау туарга мөмкин. Ул сорауны еш кабатлыйлар да. Билгеле мондый зур ажиотаж булдырылмыйча сайлау узса да, нәтиҗә шундый ук булыр иде. Әмма инде ул очракта күрсәткечләрне 97,7 процент итеп күрсәтеп булмаячак. Ә 60 процент тавыш республика башлыгы булу өчен җитсә дә, “президент” кәнәфиен саклап калу өчен һич кенә дә җитәрлек түгел. Шуңа да бу сайлау гына да түгел, Татарстанны Президент республикасы итеп саклау өчен референдум да. 1992 елда Татарстан статусын билгеләү референдумында 61 процент кына түгел, 97 процент “әйе” булса, 1994 елгы Мәскәү белән сөйләшүләр дә башкача булыр иде, кем белә.

2016 елда Татарстан президентсыз калырга тиеш булу сәбәпле, сайлаудан соң Мәскәү белән тагын бер зур сөйләшү көтелә. Шул сөйләшүгә 97,7 процент багаж белән килү бөтенләй икенче! Хәерченең тавышы акрын чыга дигән татар халкы. Ә безнең тавыш каты чыгарга тиеш. Моны Президентка кандидатларның барысы да аңлый сыман.

Районнарда булганда авыл җирлеге башлыкларының башбаштаклыгы хакында еш ишетәбез. Бу сайлау авыл дәрәҗәсендә ниндидер үзгәреш кертү өчен уңайлы форсат. Билгеле, җирле хакимиятне үзгәртергә теләүчеләргә каршылыклар, кытыршылыклар күп булачак, шулай да бу үз авылыңда нәрсәнедер үзгәртү мөмкинлеге. Әмма практика шуны күрсәтә – бу мөмкинчелектән файдалынырга теләүчеләр күп түгел. Халык өчен муниципаль берлек башлыгының кем булуы президент кәнәфиенә караганда да әһәмиятлерәктер әле. Әмма, күренгәнчә, халык үз җирлегендәге сайлауларга “өстән кемне кушалар, шул була” дип карый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG