Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:39

Германия Австрия белән чик буенда тикшерүләр башлады


Качаклар Маҗарстаннан Австрия белән чик буена таба бара

Качаклар Маҗарстаннан Австрия белән чик буена таба бара

Европа Берлеге илләре эчке эшләр министрлары качаклар турында сөйләшер өчен Брюссельдә җыела.

Европа Берлеге илләре эчке эшләр министрлары миграция кризисын чишү юллары турында киңәшләшер өчен Брюссельдә очраша. Иң зур бәхәс качакларны кабул итү квоталары турында. Европа Комиссиясе президенты Жан-Клод Юнкер качакларны ике ел эчендә Европа Берлеге илләренә таратып урнаштырырга тәкъдим итте.

Германия качакларны туктатыр өчен 13 сентябрьдән Австрия белән чик буенда контроль урнаштырды. Маҗарстан полициясе 13 сентябрь илгә 5809 качак килгәнен белдерде. 15 сентябрьдән Маҗарстанда миграция турында яңа канун гамәлгә керәчәк. Аның нигезендә илгә канунсыз кергән качакларны кулга алачаклар. Быел башыннан бирле Европа Берлегенә Якын Көнчыгыш һәм Африка илләреннән ярты миллионлап качак килде.

XS
SM
MD
LG