Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:52

Татарстан президенты инаугурациясе 18 сентябрьгә билгеләнде


Cулдан: Руслан Йосыпов, Рушания Билгилдиева, Рөстәм Миңнеханов, Хафиз Миргалимов

Cулдан: Руслан Йосыпов, Рушания Билгилдиева, Рөстәм Миңнеханов, Хафиз Миргалимов

Рөстәм Миңнеханов 94.4% тавыш белән яңа мөддәткә Татарстан президенты итеп сайланды.

Рөстәм Миңнехановның икенче мөддәткә Татарстан президенты вазифасына керешү өчен ант бирү тантанасы 18 сентябрь Казанда Зур концерт залында үтәчәк.

13 сентябрь булган сайлауда Миңнеханов 94.4% тавыш җыйды. Коммунистлар фиркасенең Татарстан бүлеге беренче секретаре Хафиз Миргалимов 2.56%, "Гадел Русия"нең җирле бүлеге рәисе Рушания Билгилдиева 1.68%, ЛДПРның җирле бүлеге рәисе урынбасары Руслан Йосыпов 0.81%.

Тавыш бирүдә халыкның 84.21% катнашты.

XS
SM
MD
LG