Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:19

Дүшәмбе көнне Европа министрлары Русия рәсмиләре һәм кайбер ширкәтләр җитәкчеләрен Европа Берлегенә кертмәү карарын 2016 елның 15 мартына кадәр озайтты.

Брюссельдә дүшәмбе узган сөйләшүләр нәтиҗәсендә Русиядән рәсмиләр, сәясәтчеләр һәм кайбер ширкәт вәкилләрен, шулай ук Украинаның көнчыгышында республика игълан иткәннәрне Европа Берлегенә кертмәү мөддәтен киләсе елның 15 мартына кадәр озайтты. Бу карарны Европа илләре тышкы эшләр министрлары кабул итте. Чикләүләр 15 сентябрь тәмамлана иде. Исемлектәге кешеләрнең чит илләрдәге банк хисаплары да туңдырылган килеш кала.

Бу чикләүләр 2014 елның мартында Русиянең Кырымны аннексияләвенә җавап итеп кертелгән иде. Исемлеккә Дәүләт Думасы һәм Федерация шурасы рәисләре Сергей Нарышкин һәм Валентина Матвиенко, вице-премьерлар Дмитрий Козак белән Дмитрий Рогозин, президент ярдәмчесе Владислав Сурков, киңәшчесе Сергей Глазьев, депутатлар һәм тагын берничә рәсми бар. Ширкәтләрдән Европа санкцияләре "Транснефть", "Газпром нефть" һәм "Роснефть"кә кагыла.

Русия боларга җавап итеп Европа илләреннән ашамлыклар кертүне тыйды. Аларны тыю мөддәте 2016 елның августына кадәр озайтылды.

XS
SM
MD
LG