Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар Википедиясе туган көнен билгели


15 сентябрь көнне Википедиянең татар бүлеге эшли башлавына унике ел. Азатлык радиосы ирекле татар онлайн-энциклопедиясенең тарихын искә ала һәм язучы-активистлар фикерләрен белешә.

Википедия проекты ул – ирекле, эченә һәркем яза алган ачык эчтәлекле, күптелле онлайн-энциклопедия. Аның барлык язмалары сайтка керә алган бар шәхесләр тарафыннан үзгәртелә ала диярлек. Википедия – интернет киңлектәге иң зур һәм иң популяр энциклопедия. Аның 280 телдә бүлекләре бар. Дөньяда Википедия сайты популярлыгы буенча 6 нчы урында тора.

Википедиячеләр ясаган карикатура-реклам
Википедиячеләр ясаган карикатура-реклам

​2003 елның 15 сентябреннән Татар Википедиясе эшли башлый. Башта проектта катнашучылар саны бик аз була, 6 ел дәвамында проектта бары тик 4 мең мәкалә языла (Википедияләр өчен бу сан кечкенә санала, мисал өчен, Инглиз Википедиясендә хәзер 4,9 млн. мәкалә исәпләнә). 2009 елдан исә интернет-энциклопедия тотрыклы үсеш юлына баса. 2009 елда 5 мең, 2011 елда 10 мең, 2012 елда 15 мең мәкалә туплана.

Бүгенге көндә Википедиянең татар бүлегендә 67 мең мәкалә язылган. Аларның шактый өлеше – махсус програм (бот) тарафыннан язылган кечкенә мәкаләләр. Арасында җитди, зур эчтәлекле язмалар да очрый.

2009, 2010, 2011 елларда Татар Википедиясе сайты “Татнет йолдызлары” интернет-сайтлар бәйгесендә беренче урын яулады. 2011 елда ул шулай ук “Белем җәүһәрләре” бәйгесендә беренчелекне яулаган.

Мәкаләләр саны белән Татар Википедиясе барлык телләр арасында 64нче урында тора. Төрки телләр статистикасы буенча, татар теле – 5 нче урында.

Төрки телләр: Төрек Википедиясе 252 мең Казакъ Википедиясе 212 мең Үзбәк Википедиясе 127 мең Азәри Википедиясе 99 мең Татар Википедиясе 67 мең Кыргыз Википедиясе 42 мең Башкорт Википедиясе 35 мең

Википедиядә язылган мәкаләләр төрле темаларга багышланган. Алар арасында һәм татар халкы, Татарстанга бәйле булган язмалар бар, һәм дә дөньякүләм шәхесләр, вакыйгалар, илләргә бәйле мәгълүмат та урын ала.

Азатлык радиосы да Татар Википедиясе белән хезмәттәшлек алып бара. Азатлык сайтында “Азатлыкта Википедия” дигән шәлкем бар. Анда Википедиянең иң кызыклы мәкаләләре урын ала. Татар Википедиясенең үзендә дә радиобыз турында язма бар. Шуннан тыш радиода төрле елларда хезмәт иткән кызыклы шәхесләр турында да мәгълүматлар тупланган.

Күптән түгел Роскомнадзор Википедиянең рус телле бүлеген ябарга җыенган иде. Аны ябу очрагында татар телле бүлек тә Русия эчендә блокланыр иде. Тик соңыннан оешма компромисска барып, блоклау карарын кире какты.

Бүгенге көндә Татар Википедиясенең хәле нинди? Моны белү максатыннан без актив википедиячеләргә мөрәҗәгать итәргә булдык. Аларга өч сорау бирелде: Сез ни өчен Татар Википедиясенә мәкаләләр язасыз? Сезнең фикерегезчә, бүгенге татар википедиясе нинди хәлдә? Википедиянең туган көне уңаеннан татар җәмәгатьчелегенә нәрсә әйтергә теләр идегез?

“Википедиягә язу туган телгә мәхәббәттән чыга”

Марат Вилданов, Татар Википедиясе идарәчесе. Ул "Идея" бизнес-паркында инженер-програмчы булып эшли.

Марат Вилданов
Марат Вилданов

“Википедиядә язу туган телгә мәхәббәттән чыгадыр дип уйлыйм. Шулай ук моңа сәбәпче булып кешеләрнең югары технологияләр белән кызыксынуы һәм халыкара хәрәкәтнең бер өлеше булып тору теләгеннән торадыр, минемчә. Википедия ул үзенә күрә мавыктыргыч бер дөнья кебек. Соңгы арада минем кертемем нык азайды. Мин һаман аның өчен вакыт аера алмыйм. Якын арада катнашуымны тулы күләмдә торгызырмын дип уйлыйм.

Википедия тотрыклы хәлдә дип исәплим, яңа мәкаләләр язылып тора, бар булган эчтәлек тәртипкә китерелә. Акрын булса да, кирәкле эшләр эшләнә.

Википедиядә язуны кешеләрдән таләп итеп булмый, бу ихтияри эш, шуңа күрә монда административ ресурсларны бары тик аны популярлаштыруда һәм кызыксынуны үстерүдә кулланып булырга тиеш” диде Азатлыкка Марат Вилданов.

“Татар Википедиясе уникаль мөмкинлек булдыра”

Фәрһад Фаткуллин, Википедиядә шактый озак яза. Ул – профессиональ тәрҗемәче. Үз вакытында Казанга Һилари Клинтон сәфәр кылганда, Шәймиев белән Клинтон әңгәмәсен нәкъ ул тәрҗемә итеп бара иде. Ул сорауларыбызга түбәндәгечә җавап бирде:

Фәрһад Фаткуллин (уңнан икенче) Казанга Һилари Клинтонның сәфәре вакытында тәрҗемә итә
Фәрһад Фаткуллин (уңнан икенче) Казанга Һилари Клинтонның сәфәре вакытында тәрҗемә итә

“Яшәгән мохиттә үземнең татарлыгымны саклауга сәбәпләр табып тору өчен Википедия проектында катнашам. Бүген "инглизләшеп барган" глобаль авылда татар теленең һәм татарлыкның яши алулары - аларның дөнья халыкларына берәр үзенчәлекле өстәлгән кыйммәт тудырып килүләрендә генә мөмкин. Минем кебек татар теле, әдәбияты яки этно-сәяси таләпләре ни изге, ни башка халыкларныкына карата якынрак булганына ышанмаган татар балалары өчен Татар Википедиясе уникаль мөмкинлекне булдыра. Татар Википедиясе – эш теле буларак татар теле генә кулланылган халыкара дәрәҗәсендә танылган бердәнбер мохит, бу яктан татарлар кебек үз дәүләте булмаган милләтләр өчен үз телләрендәге Википедия бүлекләре шактый әһәмиятле әйбер.

Вики-җәмгыятебездә низаглар да юк түгел, ләкин акрынлап эшебезне дәвам итәбез. ТатВики мөмкинлекләре белән танышырга, үз көчләрен сынарга, аның үсешенә үз көчен кертергә бар теләгән шәхесләрне сәламлибез.

Татар Википедиясе үзенең рус яки башка телле апалары дәрәҗәсенә үсеп чыкмыйча, татар телендә укыткан университет та, татар теленең чын дәүләт теле дә була алачагына ышанырлык сәбәпләр күрмим. Үз телендә киң күләмле белешмәлекләре, күптелле сүзлекләре булмаган бер милләт исә дөнья сәхнәсендә арттагы план рольләрдә генә катнаша ала. Халыкара тәҗрибә күрсәткәнчә, ТатВики татар телен өйрәткән һәм татар телендә белем биргән курслар, мәктәп һәм югары уку йортлары програмнары өчен аеруча файдалы була ала”, диде Фәрһад Фаткуллин Азатлык радиосына.

Азатлык радиосы да Википедиянең татар бүлеген туган көне белән тәбрикли һәм укучыларын проектта катнашырга чакыра.

XS
SM
MD
LG