Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:28

Казанда Илдар Хановның Галәм гыйбадәтханәсе дәүләттән ярдәм көтә


Танылган татар рәссамы, сынчы, архитектор Илдар Ханов төзеп калдырган Галәм гыйбадәтханәсе дәүләт ярдәме көтә. Бу хакта безгә 12 сентябрь гыйбадәтханәдә үткән “Көз бәйрәме” исемле музыкаль кичәдә әйттеләр. Чараны оештыручылар Илдар Ханов нигез салган бинага казаннарның һәм туристларның игътибарын җәлеп итмәкче.

Татарстан башкаласындагы Галәм гыйбадәтханәсендә "Көз бәйрәме" исемле музыкаль кичәдә милли җырлар, джаз музыкасы яңгырады һәм танылган рәссамнарның күргәзмәләре тәкъдим ителде. Әлеге гамәл белән оештыручылар Илдар Ханов нигез салган бинага җан өрергә, аңа игътибар җәлеп итәргә тели, бигрәк тә дәүләт игътибарын. Диннәр йорты бу көнгә кадәр үзен-үзе яшәтә.

Галәм гыйбадәтханәсе – ул бүген халыкара рухи бердәмлекнең мәдәни үзәге, дип башлады сүзен Илдар Кримчеев. Ул – бу чараны алып баручы, рәссам Илдар Хановның дусты, Казан телевидениесендә эшләп алган, хәзер Мәскәүдә яши.

"Телибезме, юкмы – әлеге үзәк ул Казан шәһәренең йөзе, туристлар, чит төбәкләрдән килгән кунаклар, Казанның үз халкы өчен визит карточкасы булып тора. Бүгенге көндә гыйбадәтханә төзекләндерелә, әмма кызганычка каршы, теләгән масштабларда түгел. Бернигә дә карамастан, монда эшләүче кешеләр, ярдәм итәргә теләүчеләр, беренче чиратта Мансур - Илдар Хановның дусты, алар бергә төзелеш эшләрен алып баралар һәм бары тик шуңа гына гыйбадәтханәдә яшәү дәвам итә һәм итәчәк тә. Әлбәттә, идеалда, дәүләт игътибарын җәлеп итеп, хакимиятнең ярдәме кирәк, мәсәлән, шул ук энергия өчен финанс яктан булышлык кирәк, фатирга түләү бер хәл, ә монда - зур комплекс.

Дөрес, химаячеләр дә бераз ярдәм итә, акчалата да булышучылар табыла, ләкин көчлерәк меценатлар булса шул ук төзелеш эшләре дә җайга салыныр иде. Илдар абый заманында монда милли үзәк булдырып, төрле чаралар үткәрелүе турында хыяллана иде. Без аның белән бу идеяләр турында бер генә тапкыр сөйләшмәгән идек. Ул үз версияләрен, үз карашын һәрчак безгә сөйли иде. Һәм күреп торасыз, әлеге чара-концертлар бүген дә үтеп тора, халык йөри. Илдар абый якты дөньядан китсә дә, Галәм гыйбадәтханәсе яшәргә, үсәргә тиеш. Алга таба планнар бик зурдан”, диде Илдар әфәнде.

Сәхнәдә Казанның “Юность” мәдәният йортындагы вокал һәм театраль студия укучыларын да күрергә мөмкин иде. Студия укытучысы Әлфия Трифонова үз чыгышын танылган татар халык җырлары “Җидегән чишмә” һәм “Кыр казлары” белән башлап җибәрде. Залда татар телен аңламаган, гомумән чит илдән килгән туристлар да аларны бирелеп тыңлады.

"Әлеге концертның максаты – безнең яшьләрне күбрәк сәнгатькә тарту, милли тәрбия бирү, тел өйрәтү. Кызганыч, бүген интернет, инновацияләр заманында яшь буын илаһи матурлыкның, мәдәният, шигърият, җыр дөньясының, бигрәк тә халык җырлары, милли телне оныта башлый. Ә менә бу узган чара кебек кечкенә генә концертлар булса да – алар үзләренең ролен үти. Күреп торасыз, залда бик күп яшьләр, алай гына да түгел, чыгыш ясаган артистларыбыз арасында бүген кечкенә кызларыбыз, җиткән егетләребез бар иде.

Шуны да әйтеп үтәсе килә, әлеге бина – мин аны Илдар Ханов исемендәге музей дип атар идем – бүгенге көндә, аның турында кешеләр ишетеп белә, ләкин үзебезнең Казан халкы сирәк килә, күбесенчә монда чит җирләрдән, чит төбәкләрдән, хәтта чит илдән килгән туристларны күрергә була. Ә барлык диннәр гыйбадәтханәсендә мондый концертлар еш үтә, һәм шуны да әйтеп үтәсем килә – алар бушка, хәйрия концертлары. Бары тик килергә теләк кирәк, матурлыкны күрә һәм ишетә белергә кирәк”, диде “Юность” мәдәният йортында вокал һәм театраль студия укытучысы Әлфия Трифонова.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG