Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа министрлары 32 мең качакны урнаштыру турында килеште


Сербия белән Маҗарстан чик буенда тимер чыбыклы дивар
Сербия белән Маҗарстан чик буенда тимер чыбыклы дивар

Европа Комиссиясе рәисе Жан-Клод Юнкер 160 меңләп качакның язмышын хәл итүне сораган иде.

Дүшәмбе көнне Европа Берлеге эчке эшләр министрлары Италия һәм Грециягә килгән 32 мең качакны урнаштыру турында килеште. Бу сан барлык качакларның кечкенә бер өлеше генә.

Май аенда Еврокомиссия Сүрия һәм Эритреядан килгән 40 мең качакны урнаштырырга урын табарга чакырган иде. Узган атнада 160 мең мигрантның язмышын хәл итү кирәк диелде.

Европа Комиссиясе рәисе Жан-Клод Юнкер узган атнада Икенче дөнья cугышыннан бирле булмаган качаклар агымын көйләү өчен ашыгыч чаралар күрергә чакырды. Юнкер һәр илне квоталар нигезендә 160 мең кешене кабул итәргә чакырды.

Франция белән Германия квоталарны хуплады, качакларның күбесе бу ике илгә китеп урнашырга тели. Качакларны мәҗбүри урнаштыруга Чехия, Словакия һәм Маҗарстан каршы чыкты.

Якшәмбе көнне Германия Австрия белән чик буенда контроль кертте. Дүшәмбе көнне Австрия, Словакия һәм Нидерланд чик буйларында паспорт контроле башланды.

XS
SM
MD
LG