Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:23

Надежда Савченко ярты елга сак астында калдырылды


Надежда Савченко эше каралган мәхкәмә бинасында сакчылар

Надежда Савченко эше каралган мәхкәмә бинасында сакчылар

Ростов өлкәсенең Донецки шәһәре мәхкәмәсе Украина хәрби көчләре вәкиле Надежда Савченконы сак астында калдыру карарын кабул итте.

Надежда Савченконың Украина Югары радасы депутаты һәм Европа Шурасының Парламент Ассамблеясы делегаты буларак тикшерү барышында иректә булу хокукына карамастан, Ростов өлкәсенең Донецки шәһәре мәхкәмәсе аны тагын ярты елга сак астында калдыру карарын кабул итте. 2014 елның июнендә Луһански өлкәсендә кулга алынган вакытта ул андагы украин хәрбиләрен коткару эшендә иде. 19 июнь интернетка аның кулларын тимер чыбык белән богаулап сорау алу видеосы чыкты. Берничә атнадан Савченконы ике Русия журналистын үтерүдә һәм Русия чиген канунсыз узуда гаепләделәр. Үзенең ул Украина җирендә урланып көч белән Русиягә китерелүен белдерде. Савченко ике тапкыр изоляторда ачлык игълан итте.

Бүген мәхкәмә аның эшен өйрәнә башлады. Хөкем эшен Русиягә махсус килгән Европа Берлеге һәм АКШ вәкилләре күзәтә. Адвокатлар Савченконы аклау карарына ышанмый һәм җәзаның мөмкин кадәр кырыс булачагын фаразлый (25 ел төрмә яный), әмма халыкара басым нәтиҗәсендә Русиянең аны азат итәчәгенә шикләнми. Дөньяның төрле илләрендә Савченконы иреккә чыгаруны таләп итеп урам җыеннары оештырылды.

XS
SM
MD
LG