Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә җинаятьчелек 6.7%, Башкортстан һәм Татарстанда 12-15% арткан


Русиядә җинаятьчелек 6.7% артканда, Татарстан белән Башкортстанда бу саннар тагын да югарырак.

Русия баш прокуроры урынбасары Владимир Малиновский җинаятьчелекнең артуы турында белдерде. Теркәлгән саннарга караганда, җинаятьләр ел башыннан 6.7% арткан, диде Малиновский Җәмәгать пулатының пленар утырышындагы чыгышында.

"Агымдагы елның сигез аенда 1.5 миллион җинаять теркәлгән", диде баш прокуроры урынбасары.

Үсмерләр арасында җинаятьчелек 5.6% арткан, аларның күбесе хәмер һәм наркотик кулланган хәлдә кылынган.

Хокук статистикасына караганда, Татарстанда җинаятьчелек 12%, Башкортстанда 15% арткан.

XS
SM
MD
LG