Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда II Халыкара реставраторлар корылтае ачылды


16-18 көннәрендә барган II Халыкара реставраторлар корылтае тарихи мирасны саклауга башышлана.

Татарстан башкаласы 16-18 сентябрь халыкара реставраторларны кабул итә. Ике көнлек корылтайда тарихи-мәдәни мирасны саклау тәҗрибәсен өйрәнәчәкләр. Чараны оештыру урыны итеп көнчыгыш белән көнбатыш мәдәниятен берләштерүче Казан сайланган. Җыен шулай ук ЮНЕСКО оешмасының 70 еллыгына багышлана. Корылтайда Русия мәдәният министры Владимир Мединский, федераль һәм республика хакимияте вәкилләре катнаша.

Кунакларга Казанда реставрацияләнгән биналарны да күрсәтәчәкләр.

XS
SM
MD
LG