Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:13

Сүрия качаклары Хорватиягә юл тота


Маҗарстан полициясе Сербия белән чик буенда әфган качакларын тоткарлады

Маҗарстан полициясе Сербия белән чик буенда әфган качакларын тоткарлады

Маҗарстан Сербия белән чиген качаклар өчен япкач мигрантлар Хорватиягә китә башлады.

Маҗарстан 15 сентябрьдән канунсыз килүче мигрантларны кертүне туктаткач, качаклар Хорватиягә китте. 16 сентябрь иртәсендә Хорватиягә кимендә 100 кеше килгән, дип хәбәр ителде. Алар Сербиядән автобус белән Маҗарстанга юл тоткан булган, әмма аларны кертмәгәннәр.

Хорватия 2013 елдан бирле Европа Берлеге әгъзасе, Шенген килешүенә кермәгән. Хорватия эчке эшләр министры Ранко Остойич хакимиятләрнең "качаклар агымына каршы тору планы" булуын әйтте.

15 сентябрь Маҗарстанга визасыз керүчеләрне кулга алалар, шулай ук качакларны китергән кешеләрне дә җәза көтә. Кичә бер көн эчендә Маҗарстанга кергән 367 кеше кулга алынган. Аларга чик буенда куелган диварны җимерүдә һәм илгә канунсыз керүдә гаепләү белдереләчәк, моның өчен өч елга кадәр төрмә яный.

Маҗарстан Сербия белән чик буенда 175 чакрымлык тимер чыбык сузды. Диварның бер өлеше Романия белән чик буена да куелды. Европа Шурасы Маҗарстан хакимиятләренең бу гамәленә борчылу белдерде.

Дүшәмбе көнне Европа Берлеге эчке эшләр министрлары Италия һәм Грециягә килгән 32 мең качакны урнаштыру турында килеште. Бу сан барлык качакларның кечкенә бер өлеше генә.

XS
SM
MD
LG