Accessibility links

Хорватия качакларны "дин һәм тән төсенә карамыйча" кабул итәчәген белдерде


Хорватиягә килеп җиткән качаклар
Хорватиягә килеп җиткән качаклар

Хорватия чик буе хезмәте башлыгы бүгенге көндә 3 меңләп качакны кабул итәргә әзер булганын белдерде.

Хорватия премьер-министры Зоран Миланович, "Хорватия сыенуга мохтаҗ кешеләрне кабул итеп теләгән илләренә китәргә ярдәм итәргә әзер", дип белдерде.

"Без - христианнар, онытмыйк. Европада күпләр үзләрен христиан дип күкрәк кага, әмма киресен эшли. Дивар төзү беркемне дә туктатмаячак һәм ярдәм итмәячәк", диде Миланович Маҗарстанга ишарә ясап.

Кичәдән бирле Маҗарстан чигендә тимер чыбыклы дивар корылуы сәбәпле качаклар анда керә алмыйча бүген Хорватиягә агылды. Чик буенда 6 меңләп полиция хезмәткәре эшли, алар килүчеләрне теркәргә ярдәм итә.

Оппозиция хакимияттәге урта-сул коалициянең бу гамәлен "уйланылмаган" дип саный. Маҗарстан дивар төзи башлагач качакларның Хорватиягә киләчәге билгеле иде, диләр алар. Мигрантларның күбесе Европа Берлегенә Хорватия аша кереп Германия яки Франциягә китеп урнашырга тели. Европа Берлеге әгъзасы булган Хорватия Шенген зонага керми.

Европа эчке эшләр министрлары качакларны урнаштыру турында сөйләшер өчен Брюссельдә 22 сентябрь очрашачак. Италия, Греция һәм Маҗарстандагы 120 меңләп качакны Европа Берлегенең төрле илләренә таратып урнаштырырга кирәк.

XS
SM
MD
LG