Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарга нинди фильм төшерергә ярый?


Гайнан Насыйров. "Кичерелмәгәннәр сугышы" (“Война непрощенных”) фильмыннан күренеш
Гайнан Насыйров. "Кичерелмәгәннәр сугышы" (“Война непрощенных”) фильмыннан күренеш

Һай, барыбер эш харап:
хатынга булмый ярап.

Тарихчы һәм сәясәтче Дарья Митинаның мөселман киносы фестивале нәтиҗәләре белән риза булмыйча ясаган чыгышларыннан соң шушы җыр искә төште. Икенче дөнья сугышы вакытындагы татар әсирләре язмышы, Идел-Урал легионы турындагы документаль фильмны җиңүче дип тануны бу ханым “фашизмны аклау” дип бәяләргә тели.

Моннан берничә ел элек Фәүзия Бәйрәмованың татар легионерлары хакында башка төрле, совет чорында язылган тарихтан үзгә карашлы хезмәте чыккач, аны Советлар Союзы герое Муса Җәлилне каралтуда, тарихны бозып язуда һәм, билгеле инде, фашизмны яклауда гаепләделәр.

Инде менә элекке, рәсми тарихтан үзгә булмаган идеяне үткәргән, Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләренең яшерен оешмадагы эшчәнлеген яктырткан фильм чыккан иде, анысы да фашизмны яклау булып чыкты.

Сөймәснеке сыймас, ди. Моннан чыгып, бер генә фикергә килергә була – татар халкының үз тарихын өйрәнүен, аны халыкка җиткерүен күралмыйлар. Әнә, авыл хуҗалыгы алдынгылары турында фильм төшерсен татар, ике исерекнең теге дөнья турындагы аракы эчеп утырганда ләчтит сатуы турында видеокадрлар күрсәтсен дә, шуны фильм дип атасын. Әмма тарих кына булмасын!

Тарихны өйрәнү болай да юк бит инде! Гаяз Исхакыйның “Зөләйха”сы буенча төшерелгән фильм да “политкорректлаштырылган” иде. Шуннан башка татар тарихы турында кинофильмнар юк иде бит инде безнең болай да. Бер генә татар легионерының да Совет Армиясенә каршы корал күтәрү факты теркәлмәгән, фильмда фашизмны аклау дигән нәрсәнең эзе дә юк. Әмма шушы темага фильм төшерүгә алыну да ярамый булып чыкты.

Кыргызлар үз тарихларында якты эз калдырган шәхескә багышлап чын фильм төшерә алганнар. Әмма фестивальдә беренче урын алган ул “Курманжан Датка” да Митинага ошамаган. Имеш, бу фильм тарихны бозып күрсәтә, имеш кыргызлар Русиягә үз теләкләре белән кушылганнар. Кеше империяләрнең ничек төзелүен дә белми икән, аны тарихчы дип санап буламы? Империяләрнең барысы да кылыч белән төзелә. Халыкларның кайсын яулап, кайсын сатып алып, кайсын бер-берсе белән сугыштырып империягә кушалар. Империягә көч белән каршы тора алмасын аңлаган кайберләре чарасызлыктан кушылырга мәҗбүр була. Әллә тарихчы ханым Русия империясе солдатлары Урта Азиядә рус армиясе үзешчән сәнгать концертлары куеп йөргән дә, бөек рус сәнгатенә хушы киткән кыргызлар үз теләкләре белән үз бәйсезлекләреннән баш тартканнар дип уйлый микән?

“Тарихны бик әйбәт беләм” дип санаган ханым Русия империясенең Урта Азия ханлыклары белән сугышлар алып барганын да белми булып чыгамы? Коканд ханлыгы Воронежга да, Костромага да һөҗүм итми, әмма бу ханлык юкка чыкканчы сугыш алып бара империя армиясе. Ханлык бәйсезлеген югалтканнан соң, алай кыргызларының Русиягә кушылудан башка чарасы калмый – сугышны дәвам иткән очракта аларга халык буларак юкка чыгу куркынычы яный. Чарасызлыктан кушыла алар империягә, рәхәтлеккә чыдый алмаганга түгел.

Шушындый ук күренешне Русия тарихында да, башка империяләр тарихында да күреп була. Казан алынмаган булса, башкортлар үз теләкләре белән рус дәүләтенә кушылган булырлар идеме икән? 1939-1940 елларда Финляндия Советлар Союзы белән сугышта җиңелгәч, Балтыйк буе илләре “үз теләкләре белән” СССРга кушылырга мәҗбүр булалар. Чөнки “Кышкы сугыш”тан соң барысы да аңлый – әгәр Кызыл Армияне үз илләренә кертергә рөхсәт бирмәсәләр, Советлар Союзы барыбер үз дигәнен эшләячәк. Сугыш була калса, болай да аз санлы литва, латыш һәм эстоннар халык буларак юкка чыгарга мөмкин.

Митинага фильм азагындагы титрларда “Кыргызстан бары тик 85 елдан соң гына бәйсезлеккә ирешә” дигән сүзләр дә ошамаган. Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә. Күрәсең, тарихчы ханым башка милләт халыклары дигән төшенчәне һәм ул халыкларның үз дәүләтләрендә үз кануннары белән яшәргә теләкләре булганлыгын, ул теләкне дистә еллар буе күңел түрләрендә йөрткәннәрен бөтенләй аңламый. Кешеләрнең күңелендә шушындый теләк булганлыгын аңламый икән, аңа нәрсә дә булса аңлатып тору да мөмкин түгелдер. Урысча әйткәндә, аңа “не дано”. Бәхет һәм байлык алып килгән икән аларга Русия империясе, шәһәрләр һәм юллар салып биргән. Русия империясенә кермәгән башка халыклар әлегә кадәр агачтан банан ашап яши дип уйларсың.

Тарихчы булган, кем әйтмешли, укыган кеше аңламый икән, башкаларга ни дә булса аңлатып буламы?

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG