Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәннең "Яңарыш" газетын бәйрәме белән котладылар


 "Яңарыш" өлкә татар газетасы
"Яңарыш" өлкә татар газетасы

Төмәндә 25 ел буе бер саны да калмыйча чыгып килгән бай, үзенчәлекле тарихка ия "Яңарыш" өлкә татар газетасы шәһәр мәдәният үзәгендә бәйрәмен билгеләп үтте. Анда өлкә җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм төрле төбәкләрдән иң кадерле дуслары, хәбәрчеләре, укучылары катнашты.

Тантана иртән үткән ел ук хәбәр ителгән лотерея уены белән башланып китте. Алдан ике яртыеллыкка язылганлыкка квитанцияләрен җибәрүчеләргә елның авыр килүенә карамастан, мөмкинлектән чыгып бүләкләр әзерләргә тырыштык. Бу эштә безгә спонсорларыбыз ярдәм иттеләр. Катнашучылар, “энә дә бүләк, дөя дә бүләк”, дип чиксез шатланып рәхмәтләрен җиткерделәр. Бөтендөнья татар конгрессы биргән 1500 караоке белән DVDны Русиянең атказанган укытучысы Рәшидә Бакиева отты. “Газетаны юбилее белән котлыйм, озак яшәсен. Көч өсти, җанга рәхәтлек бирә ул. Мин аны беренче көненнән үк яздырам, эшләгән елларымда гел мәктәптә очрашулдар үткәрә идек, укучылар язып тордылар. Лаеклы ялга чыккач, язылу вакытында үзем яшәгән Тубыл районы, Маслау авылында һәр йортка кереп “Яңарыш”ка язылырга өндим, күпләрне укырга өйрәттем шулай. Хәзер инде мине көтеп тормыйлар.

Юбилярлар дуслары белән
Юбилярлар дуслары белән

Һәр санын алган саен аның атасы, нигез салучы Азат Сәгыйтов искә төшә. Фанидан киткәч, кеше онытыла дип уйлый идем. Юк икән, син безнең күңелләрдә мәңге сакланасың, Азат, бу үз исемеңне мәңгеләштерү була инде. Бүгенге көндә редакцияне җитәкләгән Алсуга уңышлар телим, уңышларның нәтиҗәсе – бердәм булуда, халык белән бергә булуда. Газетабызның кызлары үз эшләренең осталары, булдыралар. Ә Конгресска рәхмәт, кайтып рәхәтләнеп дусларымны җыеп бер җырлап алырбыз. “Без бергә” кушымтасын бик яратып укыйбыз. Татарстанның уңышлары өчен шатланабыз, горурланабыз”, - диде Рәшидә апа.

Килүчеләрне шагыйребез Хәлил Вагайлы һәм Җәгъфәр Касыймов гармун көйләре белән каршы алды, һәркемгә сыйлар тулы өстәлдә тәмле чәй тәкъдим ителде. Бу мөмкинлек өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Ришад Җиһаншин матди ярдәме белән булдырылды.

Арабыздан киткәннәрне искә алу
Арабыздан киткәннәрне искә алу

“Яңарыш” юбилее тантанасы газетаның директоры-баш мөхәррире Алсу Сәгыйтованың кереш сүзе белән башланып китте. Ул бәйрәм белән тәбрикләп, чирек гасыр буе алып барылган фидакарь хезмәт нигезендә бүген 1758нче саны укучыларыбызга юлланган “Яңарыш” тарихындагы истәлекле мизгелләрне барлады, бу елларда өлкәдә татар матбугатын булдыруда, саклауда өлеш керткән халкыбызга рәхмәтен юллады. “Газетаның 14 еллыгын үзәктә Азат абый Сәгыйтов белән үткәргән идек. “Ярар, киләсе елга 15 еллык юбилей бит, шуңа зурлап әзерләнербез”, - диюгә дә карамастан, “Яңарыш”ның һәр елы, һәр саны минем өчен зур бәйрәм”, - дигән сүзләрен искә алды.

Хәбәрчеләр
Хәбәрчеләр

- 25 ел буе бик күп авырлыклар аша үтте газета, алар арасында төрлесе булды. Тик ул аларны җиңеп чыгарга көч тапты. Монда газетага нигез салучы беренче мөхәррир Азат әфәнденең, аның эшен лаеклы дәвам иткән Алсу ханымның, хезмәткәрләр, дуслары, хәбәрчеләр, укучыларының роле зур булды. Коллектив дус, тату, һәр эшләрен җиренә җиткереп башкаралар. Халкыбызны ярату, эшкә чын күңелдән бирелгәнлек, энтузиазм һәм һөнәри осталык “Яңарыш”ны милләт өчен кирәкле газетага әверелдерде, - дип сөйләде “апа”лары - бераз алданрак телеэкраннарда тамашачы алдына чыккан “Очрашулар” телетапшыруы авторы-алып баручысы Гөлсинә Ниязова.

Менә бу көнне дә залда иң ышанычлылар, якыннары җыелган иде.

Информацион политика департаменты директоры Алсу Сәгыйтованы тәбрикли
Информацион политика департаменты директоры Алсу Сәгыйтованы тәбрикли

Өлкә Думасы депутаты Александр Крупин, вице-губернатор Сергей Сарычев һәм үз исеменнән тәбрикнамә белән сәхнәгә күтәрелгән мәгълүмати сәясәт департаменты директоры Александр Новопашин, аның урынбасары Сергей Белкин, милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының матбугат бүлеге җитәкчесе Анастасия Блябликова, өлкә журналистлар шурасы җитәкчесе Владимир Кузнецов – барысы да котлау чыгышларында “Яңарыш”ны төбәгебезнең һәр ягында түземсезлек белән көтеп алуларын, югары һөнәри осталыкка ия журналистларының гел вакыйгалар үзәгендә кайнауларын, җирле менталитетны аңлап эш итүләрен, газетаның исеменә тугрылык саклап гел халыкны агарту эшендә булуларын, татар телен саклауда, мәдәниятне, мәгарифне үстерүдә зур эш башкаруларын билгеләп үттеләр. Иң актив, лаекларга үз рәхмәтнамәләрен тапшырдылар.

Аннары сәхнәгә котларга милли иҗтимагый оешмалар, район хакимиятләре вәкилләрен, хәбәрчеләрне чакырдылар. Алар коллективның журналистлык осталыгын тырышлык белән берләштереп газетаның эшен уңышлы алып баруларын, алар оештырган эшләрдә һәрвакыт актив катнашуларын, кая гына барсалар да бергә булуларын, укучыларының һәр санын түземсезлек белән көтеп алуын, татар милләте үсешендә зур өлеш кертүләрен, өлкәдәге вакыйгаларны да даими яктыртып торуларын әйттеләр. Ә инде газета белән даими элемтәдә булган Русиянең Азия өлеше дини идарәсенең Төмән өлкәсе казыяты мөфтие Фатыйх хәзрәт Гарифуллин һәм өлкә чик буе гаскәрләре ветераннары оешмасы җитәкчесе Нуретдин Ибраһимов хөрмәт һәм ихтирам йөзеннән үз рәхмәт хатлары белән тәбрикләделәр.

"Дуслык" халык хоры
"Дуслык" халык хоры

Өлкәнең татар телендәге газетасы барлыкка килүгә үк язылган Талия Хәйруллина бәйрәм бик ошавын хәбәр итте: “Тәбрикләүләргә бик шатлансак та, җыр-моңыбызны да рәхәтләнеп тыңладык. “Дуслык” халык хоры, Луиза Сөрмәтова, “Сүнмәс хисләр”, “Чишмә” ансамбльләренә, Чулпан Акъярлыга, Гүзәл Хәлиловага иң шәп иҗат җимешләрен бүләк иткәннәре өчен чиксез зур рәхмәт. Арабыздан киткән күпме таныш кешеләрне искә алуны сыктамыйчан карап булмады. “Яңарыш”та үзем дә эшләп алганга күрә, алар миңа бик якын. Төмән шәһәр мәдәният үзәге директоры Лилия Кәримова һәм аның коллективы ничек булышып йөрде.

Татарның кирәк вакытта аяк астына таяк тыга торган гадәте дә бар аның. Алай булмасын, бергә эшләсәк иде. Быелгы авыр елда бюджеттан бернинди булышуга өметләнеп булмый. Сагынып көтеп алган, укып барган газетабызның юбилеен көтеп торабыз без, укучылары соравы буенча бәйрәм үткәрүдә терәк булган спонсорлары, үзәклеләр, җырчыларыбыз һәм дә якын итеп килгән хәбәрчеләребез белән “Яңарыш” яшәячәк, милләтебезне саклау кебек игелекле, кирәкле вазифасын уңышлы дәвам итәчәк, дуслык, җан тынычлыгы, рухи байлык, тел өчен даими көрәшәчәк”, - диде ул.

“Зур тәҗрибәгә, якты сәхифәләргә ия булган “Яңарыш”ның халкыбызның XXI гасырдагы яшәешенең гадел елъязмачысы, килер буыннарның рухи юлдашы булып калыр, газета нигезенә олуг әдип Азат Сәгыйтов салган матур традицияләрне киләчәктә тагын да баетырлар, газета һәрдаим Төмән өлкә мәдәни-иҗтимагый тормышының үзәгендә балкып торыр дип ышанабыз”, - дигән педагогик хезмәт һәм тыл ветераны Люция Хәбибуллина сүзләре “Яңарыш”ларга теләк булып яңгырады.

XS
SM
MD
LG