Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:20

Чаллы мәхкәмәсе Рәфис Кашаповка чыгарган хөкем карарына карата язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова фикере.

15 сентябрь көнне Чаллы шәһәр мәхкәмәсендә Рәфис Кашаповка хөкем карары укылганда мин дә анда идем һәм тетрәнеп утырдым – соң, бу Рәфискә түгел, Русиянең үзенә хөкем карары бит! Еллар үткәч, ул нәкъ шулай бәяләнәчәк тә, Рәфис Кашапов өстенә өелгән гаепләр Русиянең үзенә каршы шәһадәтлек бирәчәк, шушылар өчен халыкара мәхкәмәләрдә бу илнең үзен хөкем итәчәкләр.

Ә бүген исә Рәфис Кашаповны ни өчен гаеплиләр соң, нигә аны, куркыныч җинаятьче кебек, кулларын богаулап, айлар буе зинданда тоттылар, матбугат чараларында исемен пычраттылар һәм өч елга ирегеннән мәхрүм иттеләр? Русиянең Украинада алып барган басып алу сәясәтенә каршы интернетта берничә язманы күчереп бастырганы өчен хөкем иттеләр Рәфис Кашаповны.

“Кырым – Русия түгел, ул аның тарафыннан басып алынды, кырымтатарлар шуннан бирле күп газаплар күрәләр, Донбасста Украинага каршы Русия гаскәриләре сугыша, Путин шушы золымның төп сәбәпчесе, Украинаны һәм төрки халыкларны яклыйк!”, дип әйткәне өчен хөкем иттеләр Рәфисне. Нигә, бу шулай түгелмени? Татар милләтчеләренең дә күпчелеге шулай уйлый, бу хакта милли хәрәкәтнең күп төрле белдерүләре булды. Дөнья җәмәгатьчелегенең дә күпчелеге шулай уйлый, дөньяның тынычлыгын бозуда, Украинада барган сугышларда Русияне гаеплиләр. Алга таба бу гаепләүләр хокукый рәвеш алып, халыкара мәхкәмәләрдә каралачак әле, шунда Рәфис Кашаповка карата чыгарылган хөкем карары Русиянең үзенә каршы эшләячәк!

Әйе, шушы ачы хакыйкатьне әйткән өчен, фронт сызыгы бүген татар ир-егете Рәфис Кашапов аша үтә, ут өермәсе аның язмышына бәреп керде. Әйе, тарих бүген, хакыйкать байрагын күтәртеп, тагы татар кешесен алга чыгарды, дөреслек өчен дә, кырымтатарлар өчен дә, Украинада барган хәлләр өчен дә бүген милләттәшебез Рәфис Кашапов җавап тота. Әйе, язмыш аны сайлап алды, милләтнең биш гасырлык коллыгына каршы империяне гаепләп ул аваз салды, ул хөкем ителде. Бу хөкем карары бүген Рәфиснең иреген чикләсә дә, киләчәктә милләтнең йөз аклыгы булып торачак, азатлык каһарманнарына дан булып, мәктәп дәреслекләрендә өйрәнеләчәк әле... Инде бүген үк бөтен интернет Рәфис Кашаповка булган мәхкәмә һәм хөкем карары турында язмалар белән тулган, аларда хакыйкать өчен көрәшкән татарларга зур хөрмәт һәм явызлык империясенә карата нәфрәт ярылып ята.

Татарстанда беренче тапкыр, татар милләтчесен Русиянең бөтенлеген җимерергә тели, дигән махсус статья – 280нче маддә буенча да хөкем иттеләр. Ни фаҗига – хөкемдары да, дәүләт гаепләүчеләре-прокурорлары да, Рәфис Кашаповны гаепләп экспертиза ясаучылар да – үзебезнең татар кешеләре иде, бу – гасырларга сузылган коллыкның хурлыклы нәтиҗәсе инде. “Кырым – Русия тарафыннан басып алынган” дигән хак сүзләр өчен бүген төрмәгә утырталар, димәк, “Казан ханлыгы Мәскәү тарафыннан басып алынган” дип әйткән өчен дә шундый ук җәза бирелергә мөмкин? Бу – башка татар милләтчеләренә, милли зыялыларга да хәбәр-кисәтү булып тора, шуңа күрә Рәфискә каты җәза бирделәр. Русия бүген Украинаның, Грузиянең, Молдованың җирләрен умырып алып, аларның дәүләт бөтенлеген танклар белән җимерерә, ә шулар турында әйткән кешеләрне төрмәләргә утырта, хөкем итә, моннан да оятсыз, икейөзле сәясәтнең булуы мөмкинме?

Әлбәттә, бу хөкем карары болай гына калмаячак, ул халыкара мәхкәмәләрдә каралачак һәм дөреслек җиңеп чыгачак. Европа мәхкәмәләре Рәфис Кашаповны яклаячак, чөнки ул Русия агрессиясенә карата сәяси карашы, туры сүзе, үз фикере өчен хөкем ителде. Шунысын да онытмыйк, Рәфис Кашапов “Мемориал” тарафыннан төзелгән Русия золым корбаннары исемлегенә кертелгән, ә андый сәяси тоткыннарны бөтен дөнья яклый. Инде бүген үк Европа илләрендә, Польшада, Украинада, Төркиядә явызлык империясенә каршы чыккан татар милләтчесе Рәфис Кашаповны Нобель премиясенең “Тынычлык өчен көрәш” номинациясенә тәкъдим итү турында сүзләр бара.

Кызганыч, Мәскәүнең майлы калҗаларына һәм кәнәфиләренә алданган, каннарына коллык һәм курку сеңгән татар түрәләре шушы сәяси вазгыятькә дөрес бәя бирә белмәделәр, Мәскәү кушуы буенча татар милләтчеләрен һәм мөселманнарны хөкем итеп, гомерлек кара тап алдылар. Бу хөкем карары хәзер Рәфис Кашапов алдында демократик фикерле бөтендөнья хокук яклау оешмалары һәм мәхкәмәләре ишекләрен ачачак. Рәфис Кашаповка чыгарылган хөкем карары аша дөнья татар милләтенең дә бүгенге коллыктагы хәлен беләчәк, биш гасыр буе үзенең азатлыгы өчен явызлык империясенә каршы көрәшкән халыкның бәйсезлеккә хаклы булуын аңлаячак.

2015 елның 15 сентябрендә Чаллы шәһәрендә татар милләтчесе Рәфис Кашапов Русия һәм Путинны агрессиядә һәм басып алуда гаепләгән өчен өч ел төрмә срогы алды.

2015 елның 15 сентябрендә Казан шәһәрендә Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов Русия һәм Путинны яклаганы һәм мактаганы өчен, президент таныклыгы алды.

Югыйсә, Татарстанның дәүләт бәйсезлеге өчен дә, президент атамасы өчен дә, татар теле, милләт хокуклары өчен дә шушы ук татар милләтчеләре, Рәфис Кашаповлар көрәшкән иде бит!

Фәүзия Бәйрәмова
Язучы, җәмәгать эшлеклесе

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG