Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:08

Блогер Дарья Митина Казанда узган мөселман киносы фестивалендә җиңгән фильмнарны "Русиягә каршы" дип атады.

Казанда XI Халыкара мөселман фильмы фестивале тәмамланып өлгермәде, чараны яктырткан блогер Дарья Митина "Эхо Москвы" сәхифәсендә быелгы җиңүчеләргә "күзәтү" ясады. Кыргыз режиссеры Шер-Ниязның "Курманҗан Датка. Таулар Ханбикәсе" исемле фильмын ул "Кыргызстан хөкүмәте кушуы белән 1.5 миллион долларга төшерелгән Русиягә каршы фильм" дип атады һәм андый әсәрнең фестивальгә ничек эләгүенә гаҗәпләнүен белдерде. Документаль фильмнар бәйгесендә җиңгән Денис Красильниковның "Кичерелмәгәннәр сугышы" әсәренә Митина минутлап күзәтү ясады. Кемнеңдер фильмны шул кадәр игътибар белән карап чыгуы аның режиссеры Денис Красильниковның күңеленә сары май булып яткан.

Денис Красильников

Денис Красильников

"Дарья Митинаны үзебезнең студиягә PR агент итеп алырбыз дип уйлап торабыз әле (көлә – ред.) Аның күзәтүе чыкканнан бирле безнең фильмны Youtube’та мең ярымлап кеше карады. Митинаның аны минутлап күзәтүе фильмдагы катлаулы моментларны караучыга тагын да яхшырак аңларга ярдәм итә", диде Денис Красильников Азатлыкка.

Икенче дөнья сугышы вакытында әсирлеккә төшкән хәрбиләр – бар яктан да авыр һәм четерекле тема, дип дәвам итә тарихчы галим Искәндәр Гыйләҗев. Аның Германия архивларындагы мәгълүматларга таянып язылган "Идел-Урал легионы" исемле китабы шушы фильмны төшерүгә нигез булды.

Җәмгыять хәзер икегә бүленгән

"Сугыш вакытында шактый кеше әсирлеккә эләкте. Аларга дәүләт битарафсызлык күрсәтте, күпчелек очракта бөтенләй ташлады. Аларның язмышы ачы язмыш иде. Сүз легионерлар турында гына түгел, барлык әсирләр турында. Аларның хокуклары берничек тә якланмаган", диде Искәндәр Гыйләҗев Азатлыкка.

Башта китапка, аннары фильмга да мәгълүмат туплау җиңел булмаган.

"Бездә ул ябык тема. Кайтканнарның күбесен хөкем иткәннәр, нокта куелмаган эшләр күп. Материал аз. Германиядә дә ул материал шулай ук күп түгел, әсирләргә караган материалларның күбесе юкка чыккан", дип искә алды Гыйләҗев үз тикшеренүләрен.

Галим буларак Искәндәр Гыйләҗев блогер Дарья Митина белән бәхәскә керү мәгънәсез дип саный.

Искәндәр Гыйләҗев

Искәндәр Гыйләҗев

"Дарья Митинаның аргументлары бик сай, андый тупас реакциягә әзер түгел идем. Ул беркатлы позициядә тора – "фактлар безгә ошамый икән – ул фактлар бәласе" дигән караш. Профессиональ бәхәскә әзер кеше түгел ул. Мин аңа 3-4 сорау биреп җавап алырга теләгән идем, әмма тотынмадым да. Ул фактларны кабул итәргә әзер түгел", диде Искәндәр Гыйләҗев.

Митинаның күзәтүен күчереп бастырган кайбер башка сәхифәләр аны "тарих белгече" һәм "тәнкыйтьче" дип атады.

"Андый кешедән андый реакция булу ул табигый, ул үзен күрсәтергә омтыла. Тарихи документларга нигезләнеп төшерелгән фильмны киңрәк аудиториягә күрсәтергә берни комачауламас дип уйлыйм", диде галим.

Митина үз күзәтүендә берничә тапкыр кайта-кайта "тарихи дөреслек бардыр, әмма..." ди. "Әмма" сүзе – Татарстан җитәкчелегенең бу фильмны хуплавы, (президент Рөстәм Миңнеханов аны Мәскәүдә Татарстан вәкилчелегендә күреп ошатып кайткан иде – ред.) һәм аны төшерергә акча бирүенә кагыла.

"Ике ел элек фестивальдә кырымтатарларның "Хайтарма" фильмы күрсәтелгәндә ул бернинди бәйгедә дә катнашмаган иде, ничек быел шундый каршылыклы әсәрне бәйгегә керткәннәр", дип аптырый Митина.

"Безне мөмкин кадәр күбрәк кеше караса - бу җиңү"

"Безне мөмкин кадәр күбрәк кеше караса - бу җиңү"

"Кичерелмәгәннәр сугышы" Мәскәүдә яшәүче эшкуар Рөстәм Мәһдиев акчасына төшерелгән. "Хайтарма" фильмының бюджеты 1.5 миллион доллар булганы һәм эшкуар Ленур Ислямов акчасына төшерелгәне билгеле иде. Идел-Урал легионы турындагы фильм авторлары аның төгәл бюджетын әйтә алмады.

"Бик күп йөрергә туры килде, Беларус, Германия, Франция, Польша. Анда архивларда уникаль документлар таптык. Чит илләрдә архивлар ачык бит. Без төрле илләр буйлап төп эшче төркем белән йөрдек, алар арасында мин, аннан соң куючы-оператор, Русия кинематографистлар берлеге әгъзасе Рафик Галиев, проект җитәкчесе, танылган алып баручы Фәрида Корбангалиева, продюсер, журналист Ләйсән Ситдикова булды. Шулай ук фильмдагы вакыйгаларны Камал театры режиссеры Фәрит Бикчәнтәев сурәтләп бара", диде Денис Красильников һәм фильмда шикләнүчеләр булса, Искәндәр Гыйләҗевнең "Идел-Урал легионы" исемле китабын укырга киңәш итте.

"Кичерелмәгәннәр сугышы" фильмын 24 октябрь Татарстанның Мәскәүдәге вәкилчелегендә күрсәтәчәкләр. Хәзер аны интернетта карап була.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG