Accessibility links

Кайнар хәбәр

Финанс министрлыгы пенсиягә чыгу яшен арттырмакчы


Финанс министрлыгы кешеләрне пенсиягә соңырак чыгару өч елда 620 миллиардтан алып 1.3 триллион сумга кадәр акчаны янга калдырачак дип санап чыгарды.

Киләсе елда бюджетка кырыс экономия кирәк булуы сәбәпле Финанс министрлыгы пенсиягә чыгу вакытын озайтуны һәм 2016 елда бюджет оешмаларында эшләп пенсиягә чыкканнарга айлык түләүгә индексация ясамауны тәкъдим итте. Шулай ук эшләгән пенсионерларга пенсия түләмәү тәкъдим ителә.

Июнь аенда министр Антон Силуанов якын арада пенсиягә чыгу яше арттырымлаячак дип белдергән иде. Нефть бәяләре төшү сәбәпле 2016-2017 елларда бюджет дефициты 3 триллион сум булыр дип фаразлана. Финанс министрлыгы кешеләрне пенсиягә соңырак чыгару өч елда 620 миллиардтан алып 1.3 триллион сумга кадәр акчаны янга калдырачак дип санап чыгарды.

Шул ук вакытта Русия үзләрен "Донецки халык республикасы" дип атаган төбәккә ай саен 2.5 миллиард сум күчереп тора, дигән хәбәрләр бар.

XS
SM
MD
LG