Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанга быел инвестицияләр артмаган


2015 елның июлендә Балтачта үз тауарлары сатылган Беренче хәләл ярминкә узды
2015 елның июлендә Балтачта үз тауарлары сатылган Беренче хәләл ярминкә узды

Иң күп инвестиция Татарстанның Теләче һәм Балтач районнарына кертелгән. Идел буе бүлгәсендә иң күп акча Мордовиядәге сәнәгать үсешенә салынган.

Татарстан статистика идарәсе 2015 елның ярты елына сәнәгать һәм финанс күзәтүне яңа саннар өстәп чыгарды. Гыйнвардан алып июньгә кадәр республикага 207 миллиард сум инвестиция кергән, бу 2014 елның шушы вакыты белән чагыштырганда бары тик 0.1% артык. Узган елларда инвестицияләр ел саен 5% үсә барган. Башкортстан белән Самарда быел инвестицияләр 7% һәм 5% арткан. Идел буе бүлгәсендә иң зур инвестиция үсеше Мордовиядә, әмма бу төбәкләр барысы да күләменә караганда Татарстаннан азрак акча алган.

Инвестицияләрнең иң зур өлеше – 90 миллиард сум эшкәртү сәнәгатенә киткән. Нефть продуктлары җитештерүгә 42.2 миллиард, химия сәнәгатенә 18.2 миллиард, транспорт һәм җиһазларга 15 миллиард, казылма байлыкларга 25 миллиард, милек, аренда һәм хезмәт күрсәтү өлкәсенә 44 миллиард сум акча салынган. Инвестицияләрнең яртысыннан артыгы банк кредитлары, өчтән бер өлеше бюджеттан.

Сәнәгать үсеше күрсәткече дә Татарстан буйлап кимегән. Иң түбән күрсәткечләр Алексеевский белән Буа районнарында. Теләче белән Балтачта сәнәгать арткан. Бөлгенлеккә төшүче ширкәтләр арасында балык тотучылар (100%), тукыма һәм финанс (41%), кунакханә һәм рестораннар (40%). Республикада һәр дүртенче ширкәт табышсыз эшләгән.

XS
SM
MD
LG