Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар кызы 2015" бәйгесендә катнашучылар Татарстанда сынау үтте


"Татар кызы 2015" бәйгесендә катнашучылар сынау үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:35 0:00

"Татар кызы 2015" бәйгесендә катнашучылар сынау үтте

16-17 сентябрь Казан һәм Болгарда "Татар кызы 2015" бәйгесенең финал алды ярышлары үтте. Иң гүзәл, иң уңган, иң булган татар кызы 16 октябрь Чиләбедә билгеле булачак.

16 сентябрьдә Йошкар Ола, Уфа, Түбән Новгород, Төмән, Чиләбе, Сембер һәм башка як кызлары Казанның бер ресторанында кулинар бәйгедә катнашып, татар ашларын пешерү осталыкларын күрсәтте.

17 сентябрь татар дөньясы гүзәлләрен Болгарга алып барып, чигү-бизәү сәләтләрен тикшерделәр.

Шуның белән бергә чибәрләр күнекмәләр дә алды. Мәсәлән, чәршәмбе кичендә алар Татарстан бию һәм җыр ансамбле бинасында остаздан бию дәресләрен алып, ахыргы бәйрәм тамашасына әзерләнде.

16 октябрь көнне Чиләбедә "Татар кызы 2015" федераль бәйгесенең финал өлеше зурдан кубып оештырыла. Чибәрләр татар милли киемнәрен киеп Татарстан дәүләт җыр һәм бию анссамбле артистлары белән бергә сәхнәгә чыгачак. Финал өлешен профессиональ режиссерлар куя. Чарага 8 мең тамашачы килүе көтелә, бәйге җиңүчесен бүләккә таҗдан тыш, җиңел машина да көтеп тора дип хәбәр ителә. Кызларны бөтен җирдә телевидение төркеме озатып йөри, бәйге һәм анда катнашкан кызлар хакында документаль фильм әзерләнәчәк. Бәйге Чиләбе губернаторы һәм хөкүмәте ярдәме белән үтә.

"Татар кызы 2015" төбәк бәйгеләре дә меңнәрчә тамашачы һәм иганәчеләр ярдәме белән үткәрелгән. Бер җирдә бәйгедә җиңүчегә чәшке тун бирелгән, башкасында - 250 меңлек акчалата бүләк.

Чиләбе өлкәсенең "Татар кызы 2015" бәйгесе җиңүчесе Юлия Юртеева
Чиләбе өлкәсенең "Татар кызы 2015" бәйгесе җиңүчесе Юлия Юртеева

Федераль бәйгене Чиләбе татар конгрессы башкарма комитеты оештыра. Аның җитәкчесе Лена Колесникова Азатлыкка "Татар кызы 2015" бәйгесенә зур әһәмият бирелүен "элек тә, хәзер дә бөтен нәрсә хатын-кыздан тора" дип аңлаты.

Бәйгенең ахыргы көнендә кызлар сәхнәгә калфаклардан һәм үзләре әзерләгән милли күлмәкләрдән чыгачак. Су коену киемнәре белән сәхнәгә чыгып, ярымшәрә тәннәрен күрсәтү бәйгеләре каралмаган.

XS
SM
MD
LG