Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:41

Mәскәү Көнбатыш сепаратистлары корылтаен оештыра


Сепаратистлар корылтае узачак "Президент-отель"

Сепаратистлар корылтае узачак "Президент-отель"

Көнбатыш илләрендә үзләренең бәйсез дәүләтләрен төзү өчен көрәшүче халыклар вәкилләре Русия президенты Владимир Путин контролендәге фонд акчасына Мәскәүгә корылтайга җыела.

Русия бу якшәмбе, 20 сентябрьдә Мәскәү үзәгендәге "Президент-отель"гә дөньяның төрле илләрендәге сепаратистларны корылтайга җыя. "Милләтләр диалогы. Халыкларның үзбилгеләнү хокукы һәм күпкотыплы дөнья кору" дип аталган конференция, оештыручылар әйтүенчә, "бар дөньядагы кече халыкларның суверенитеты тарафдарлары арасында беренче һәм әлегә бердәнбер фикер алышу чарасы" булачак.

Конференциягә чакыру мөрәҗәгатеннән аңлашылганча, оештыручылар халыкларның үзбилгеләнү хокукларын дәүләт чикләренең кагылгысызлыгы принцибыннан өстен куя. "Дөньяда хәрби-сәяси, икътисади һәм һуманитар вазгыять начарая барганда, кече халыкларның һәм территорияләрнең бәйсезлек һәм суверенлык алу проблемы ныграк актуальләшә. Көнбатыштагы иң зур илләрнең хөкүмәтләре үзләренең геополитик мәнфәгатьләре өчен көрәштә үзләрендәге халыкларның хокукларын һәм ирекләрен санга сукмый. Гади кешеләр хакимияттәге элитаның эгоистик, ә кайчак хәтта деструктив сәясәте тотыклары булудан котылу мөмкинлеге турында көннән-көн ешрак уйлана башлый. Тарихта сәяси мөстәкыйльлек тәҗрибәсенә ия булган кечкенә халыклар бик күп, һәм хәзер аларның күбесе аны яңарту турында уйлана" диелә бәйсезлек өчен көрәшүчеләр җыенына чакыруда.

Әмма биредә сүз һич тә Русиядә яшәүче кече халыкларның хокуклары турында бармый. Кремльгә якын структуралар акчасына оештырылучы бу җыенга шулай ук тарихта үз бәйсез дәүләтләре булган, һәм яулап алудан соң биш гасыр чамасы вакыт узуга карамастан, бәйсезлек өметләрен югалтмаган татарлар чакырылмый. Бәйсезлеккә өндәүче татарлар хәзерге Русиядә дәүләт чикләрен җимерергә өндәгән җинаятьче буларак хөкем ителеп төрмәләргә ябыла.

Мәскәү бу җыенга Техас, Пуэрто-Рико, Һавай, Каталония, Шотландия, Төньяк Ирландия, Венеция, Көнбатыш Сахара һәм башка төбәкләр вәкилләрен чакырган. "Бу җирләрдә яшәүче халыкларның бай мәдәни һәм тарихи традицияләре, телләре, милли үзаңы бар һәм шуңа күрә аларның мөстәкыйльлек һәм башка дәүләтләрдән бәйсезлек игълан итәргә тулы хокукы бар", диелә конференциягә чакыруда.

Корылтайның максаты – бар дөньядагы бәйсезлек өчен көрәшүчеләрнең эшчәнлеген координацияләүче эшче төркем булдыру диелә. Ахырда халыкларның бәйсезлеген яклаучы мөрәҗәгать ясау һәм аны БМО резолюциясе буларак тәкъдим итү дә каралган.

Александр Ионов

Александр Ионов

Бу чараны оештыручы "Русиянең глобальләшүгә каршы хәрәкәте" юстиция министрлыгында 2012 елның 15 мартында теркәлгән һәм аны Александр Ионов җитәкли.

Бәйсезлек өчен көрәшүчеләрне очкыч белән Мәскәүгә китерүне, аларның Мәскәүдә тору чыгымнарын "Русиянең глобальләшүгә каршы хәрәкәте" түли. Бу оешмага акчалар ике яклап килә. Берсе – тарафдарлар ярдәме, икенчесе – Русия хөкүмәте грантлары. Оешмага шулай ук Дәүләт хәйрия фонды да акча биреп килә. Бу корылтайны оештыруга да әлеге вакыф 2 миллион сум биргән.

Дәүләт хәйрия фонды хәрбиләргә ярдәм һәм хәрби-патриотик проектларны үстерүгә акчалар бирү өчен 1999 елда ул чактагы Русия премьер-министры Владимир Путин тәкъдиме белән оештырылган. 2009 елдан бирле бу фондны генерал-лейтенант Владимир Носов җитәкли. Аңа кадәр Носов ФСБда хәрби күзләүгә каршы бүлек башлыгының беренче урынбасары булып эшләгән. Президент күзәтүе астында эшләүче фондка Роман Абрамович, Сулейман Керимов кебек эшкәмәрләр зур суммалар күчергән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG