Accessibility links

Социаль челтәр хикмәте: Маҗарстанда егылган Сүрия качагы Испаниядә эш тапты


Осама Әбдел Мөһсән (сулдан өченче) уллары һәм футбол мәктәбе җитәкчесе Анхел Галан (сулдан икенче) белән Мадрид вокзалында
Осама Әбдел Мөһсән (сулдан өченче) уллары һәм футбол мәктәбе җитәкчесе Анхел Галан (сулдан икенче) белән Мадрид вокзалында

Маҗар журналисты Сүрия качагын аяк чалып еккан видео дөньяга таралганнан соң, Осама Әбдел Мөһсәнгә Испаниядә футбол тренеры эше тәкъдим ителде.

Якын көнчыгыштан агылучы качаклар ташкыны бу көннәрдә Европада көнүзәк мәсьәләгә әйләнде. Үз илләрендәге мәхшәрдән качып киткән, меңнәрчә чакрым юллар үтеп, төрле дәүләт чикләре аша узып әлеге качаклар мул тормышлы Европада үзләренә һәм гаиләләренә сыену табарга тырыша. Әйтергә кирәк, аларны һәр урында киң колач җәеп көтеп тормыйлар. Меңнәрчә кеше язмышы, араларында Һолливуд режиссерлары игътибарына лаеклылары да очрый.

Сүрия качагы Осама Әбдел Мөһсән 7 яшьлек улы Заид белән Маҗарстан чигендә полиция белән чуалышка эләгә. Әлеге вакыйганы камерага төшереп торган үтәмилләтчел маҗар каналы операторы Петра Лаcло (хатын-кыз) яныннан йөгерүче бер качакка тибә, икенчесенә аяк чала. Баласын күтәреп йөгергән Осама җиргә барып төшә. Бу күренешне бер алман журналисты видеога төшереп ала һәм интернетка куя. Видео дөньяга тарала, җәнҗал куба. Петра Ласло эшеннән алына, ләкин кыйсса дәвам итә.

Әлеге видеоны Мадрид читендәге бер футбол мәктәбе җитәкчесе Анхел Галан күреп ала. Осаманың футбол тренеры икәнен белгәч, ул аңа эш тәкъдим итәргә була. Осаманы эзләп табар өчен ул El Mundo гәзитенә мөрәҗәгать итә, журналистлар телефонын табып бирә. Галан Осаманы Испаниягә чакыра, юлын һәм торагын түләячәген әйтә, аларны барып алу өчен гарәп телен белгән бер укучысын Мюнхенга җибәрә.

Чәршәмбе көнне Осама Әбдел Мөһсән уллары белән Мадрид тимер юл вокзалына килеп төште. Аларны Анхел Галан үзе каршы алды. Хәзерге вакытта Төркиядә булган әниләре дә тиздән аларга кушылыр дип хәбәр ителә.

Белешмә. Испания Европа комиссиясе планы нигезендә Сүрия һәм башка илләрдән 18 меңгә якын качакны үзенә алырга ризалашты
.

XS
SM
MD
LG