Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү күргәзмәсендә өмет, патриотизм һәм Кырым шәрабләре


Мәскәүдә Русиядә җитештерелгән тауарлар ярминкәсе
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:59 0:00

15-17 сентябрь Мәскәүдә Русиядә җитештерелгән тауарлар ярминкәсе эшләде. Биредә чит илдә җитештерелгән әйберләр урынына Русиядә нәрсә алып булганы күрсәтелгән иде.

Мәскәү ярминкәсендә катнашкан 250ләп ширкәт арасында “Воскресенский” ипи пешерү ширкәте бар иде. Аның җитәкчесе Альбина Глебова кулында "импортозамещение" дип язылган күмәч.

"Пешергән ипиләребезне Русиянең төрле төбәкләренә сатабыз. Алар Бельгия һәм Франция продуктларыннан бер дә ким түгел", ди ширкәт башлыгы.

Икмәк пешерү ширкәте шулай ук алты айга кадәр туңдырып тотарлык камыр да ясап сата.

"Бәяләребез арзан, чөнки җирле продуктларны кулланабыз", ди ул.

Мәскәүнең күргәзмәләр үзәгендә бу атнада барган ярминкә чит илдән берни алмыйча ничек яшәп булганын күрсәтер өчен оештырыла. Көнбатыш тауарларын кертмәү турындагы карар гамәлгә кергәннән бирле "импортозамещение" сүзе хакимиятләр өчен мантрага әйләнде. 16 сентябрь президент Владимир Путин төп игътибар Русия авыл хуҗалыгы тауарларына бирелә диде. Премьер-министр Дмитрий Медведев ярминкәдә 15 сентябрь булып китте.

Импортсыз яшәп булганын күрсәтү дәүләтнең патриотизм тәрбияләү сәясәте белән бергә бара. Әмма саннар киресен сөйли. Август ахырында Moody финанс аналитика үзәге "Русиядә азык-төлек өлкәсе генә импортсыз яши ала" дип белдерде.

Мәскәүдә 15-17 сентябрь барган күргәзмәдә азык-төлек ширкәтләреннән тыш үз тауарларын технология өлкәсе дә тәкъдим иткән иде. Observer җитештерүчеләре баскычтан үзе менеп төшә торган инвалид арбаларын күрсәтте. Русиядә җыелган тәгәрмәчле култыкларда Британия электроникасы кулланыла, әмма аның урынына да Русиядә җитештерелгәнне куярга җыеналар.

"Дәүләттән сизелерлек ярдәм булды. Күбрәк арба җыю өчен өстәмә җиһазлар алдык", диде Observer башлыгы Юрий Захаров.

Путин алдында тамаша

"Импортозамещение – ел сүзе" дип язган блогер Илья Варламов. Күргәзмәдә ул яңа берни дә күрмәгән.

"Кызганычка, бернинди яңа яки кызык әйбер күрмәдем. Бу ярминкә президент һәм премьер-министрга "безнең импортны алмаштырырлык тауарларыбыз бар" дип күрсәтер өчен оештырылган дигән хис калды", дип язган ул үзенең блогында.

Ярминкәдә күәс, сыра тәкъдим ителгән иде. 2014 елда канунсыз аннексияләгән Кырым шәрабләрен дә Русия үзенеке дип күрсәтте. Җитештерүчеләр тауарны зур шәһәрләрдә сатып булмауга зарланды.

"Менә Мәскәүдә бер кибеткә кереп чыктым. Анда Чехия, Германия, хәтта Сербия сырасы сатыла. Мәскәү кибетләрендә һәм ил буйлап Русия сырасын күрәсебез килә. Үз илебезнең патриотлары бит без", диде "Держава" исемле сыра һәм күәс җитештерү ширкәтеннән Вероника Рябченко.

XS
SM
MD
LG