Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарлар янә читекләр кия башлады"


"Татарлар янә читекләр кия башлады"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:05:00 0:00

"Татарлар тарихларын барлып янә читекләр кия башлады"

Казандагы билгеле читекче Илдар Шәйхетдинов татарларның, бигрәк тә читтәге диаспораларның милли читекләр тектереп кия башлавын әйтә.

Татарстан башкаласында милли җанлы татар яшьләренә таныш, билгеле читек остасы Илдар Шәйхетдинов Казанның дизайн һәм технология көллиятендә факультатив дәресләр алып бара. “Дәүләт ярдәме белән инде икенче ел рәттән укучыларны читек тегәргә өйрәтәбез”, диде ул Азатлык хәбәрчесенә.

Үзе исә 1980 елларда аяк киеме тегү, төзәтү эшенә әтисеннән өйрәнә.

“Берникадәр вакыттан соң читек тегү белән дә кызыксына башладым. Әлбәттә, миннән яхшырак эшләүче осталар да бар. Тик мин зарланмыйм, булсыннар, белгән белемемне күбрәк кешегә, аеруча яшьләргә тапшырырга тырышам”, ди Илдар Шәйхетдинов.

Читекләрне бигрәк тә чит төбәкләрда үз итеп, яратып кияләр икән. Аның сүзләренчә, татар диаспоралары милләт тарихын барлап, махсус читек тектереп кия башлаган.

“Химик, натурал булмаган аяк киеме сәламәтлеккә зарар китерә. Шуңа күрә аяк тирли.

Бер ханым миңа, әнисенең истәлеге итеп 50 еллык тарихка ия читекләр тапшырды. Алар чын күннән, ефәк җепләр кулланып эшләнгән. Бик чыдам”, ди ул.

Читекче, читек тегү эше кешегә төрле яклап файда китерә ала дигән фикердә. Шәхси эшмәкәр булып та бу эшне алып барырга була. Илдар ага әлеге шөгыльне декрет ялында булган хатын-кызлар өчен дә, студентлар өчен дә бик кулай дип саный. Ягъни теләгән кеше читек тегеп акча да эшли ала, ихтыяҗ елдан-ел арта, бигрәк тә чит илләрдән заказлар күп килгән.

“Бар белгәнемне дә укучыма җиткерәм. Сер сакламыйм. Станокны да укучыларыма, туры килерлек итеп, махсус ясыйм; кайдан, нинди материал алуымны да әйтәм. Һәр гамәлне дә дини күзлектән чыгып башкарам. Мин үлгәннән соң да, якты эзем калуын телим”, диде Илдар ага.

Чынлыкта исә ул читекченең эшен сүз белән түгел, эшләп карап кына аңлап, белеп була дигән фикердә. Азатлык укучыларын да, милли кул эшләре турында язучы журналистларны да үзенең остаханәсенә чакыра.

XS
SM
MD
LG