Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриягә барудан баш тарткан Русия хәрбиләре турында хәбәр ителә


Иярченнән Сүриянең Латакия хәрби базасында яңа корал һәм җиһазлар куелганы күренә
Иярченнән Сүриянең Латакия хәрби базасында яңа корал һәм җиһазлар куелганы күренә

Контракт белән хезмәт итүче хәрбиләрнең Сүриягә сугышка барудан баш тартулары турында "Газета.Ru" язып чыкты.

Көнчыгыш хәрби бүлгедә 20 кешелек ротага җыелган хәрбиләр яшерен фәрман белән Сүриягә барудан баш тарткан, дип язды бүген "Газета.Ru".

Хәрбиләрне Новороссийски янындагы Тоннельная станциясенә хәрби техниканы бушатырга җибәргәннәр. Документларда Сүриягә сәфәрнең кайчан тәмамлануы язылмаган. Командир хәрбиләрнең "кызу илгә" җибәреләчәген әйткән.

Бу хакта журналистка андагы дүрт хәрби сөйләгән. Аларның барысыннан да чит ил паспортларын ясау өчен документлар алынган.

Алар сүзләренә караганда, 16 сентябрь көнне хәрби бүлеккә Генераль штаб вәкиле килеп, сәфәр яшерен фәрман нигезендә булачагын әйткән. Хәрбиләр 17 сентябрь Сүриянең Латакия шәһәренә җибәрелергә тиеш булган. Аларның анда күпмегә җибәрелгәнен әйтмәгән булган. Ротаның Сүриягә сәфәре кичектерелгән, дип яза "Газета.Ru". Хәрби бүлге җитәкчелеге бу мәгълүматне кире какты.

Сентябрь башыннан бирле көнбатыш матбугат чараларында Русия Сүриягә хәрби ярдәмне арттыра дигән хәбәрләр күренә. Мәскәү Димәшккә ярдәм итүен яшерми, әмма ярдәмнең элекке елларда кабул ителгән килешүләрдә каралганнан артмаганын белдерә.

Сүрия эчке эшләр министры Вәлид әл-Муаллем, кирәк булса хөкүмәт Русиягә Сүриягә гаскәр кертүне сорап мөрәҗәгать итә ала дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG