Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ: Якын Көнчыгыш качаклары Русиягә куркыныч тудыра


ФСБ башлыгының беренче урынбасары Сергей Смирнов Ташкентта журналистлар белән очрашуда "Якын Көнчыгыштан килүче качаклар Русиягә дә куркыныч тудыра" диде.

"Ислам дәүләте" террор оешмасы сугышында Русиядән 2400ләп, Үзәк Азиядән 3000ләп кеше катнаша, диде җомга көнне Ташкентта Русия ФСБсы башлыгы урынбасары Сергей Смирнов.

Якын Көнчыгыштан Европага агылган качаклар "Русия өчен "зур куркыныч тудыра" диде ул.

"Мәскәүнең (Сүриягә) ярдәме тагын да күбрәк зыян китерер дип уйлау дөрес түгел. Төбәктә "Ислам дәүләте" көчләре тарала", диде Смирнов, Русиянең Сүриягә хәрби ярдәмне арттыруы турындагы хәбәрләргә ишарә ясап.

Матбугат очрашуы вакытында Смирнов АКШ белән халыкара террорга каршы көрәштә хезмәттәшлекнең нәтиҗәле булмавына зарланды.

Германиянең Конституцияне яклаучы федераль хезмәте башлыгы Һанс-Георг Маасен 16 сентябрь Дюссельдорф шәһәрендә радикаль ислам вәкилләренең килгән качакларны үзләренә җәлеп итү омтылышы булды, дип хәбәр итте. Рәсмиләр авыр хәлдә калган качакларның мәчетләр һәм ислам үзәкләре аша радикаль агымнарга кушылу ихтималы бар дип саный, әмма килгән качаклар арасында "Ислам дәүләте" сугышчылары булуына дәлилләр юк ди.

XS
SM
MD
LG