Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:29

Инаугурациядә президент статусын яклау кирәклеге турында әйтелде


Рөстәм Миңнеханов

Рөстәм Миңнеханов

94.4% белән сайланган Рөстәм Миңнеханов Татарстан президенты антын китерде.

Татарстан башкаласына Рөстәм Миңнехановның президент вазифасына керешү тантанасына килүчеләр арасында Русия президентының Идел буе бүлгәсендәге вәкиле Михаил Бабич, Төркия икътисад министры Ниһат Зейбекчи, Казакъстан вице-премьеры Дарига Назарбаева бар иде.

Казанда Сәлих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узган инаугурациядә Татарстан депутатлары һәм хөкүмәт вәкилләре, танылган җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Төркия министры президент Рәҗәп Эрдоганның котлавын җиткереп, Төркия инвестицияләренең Татарстанга килүенә шатлануын әйтте.

"Быел Казанда инде өч тапкыр булдым, ел ахырына кадәр тагын 2-3 мәртәбә килеп китәрмен дип өмет итәм. Минем гаиләдә дә татар тамырлары бар. Монда үземдә туганнар арасында кебек хис итәм", диде министр Зейбекчи.

Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев Татарстан президенты статусын яклап, без "президент" сүзен дә, аның үзен дә яратабыз диде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG