Accessibility links

Кайнар хәбәр

Намдаковның "Саклаучы" сыны Казанның гаилә үзәге янында торачак


Татар җәмәгатьчелеге каршы чыкканнан соң Болгарда урнаштырылмый калган канатлы барс сыннары Казанның гаилә үзәге янында куелачак.

Казанның гаилә үзәге янында бурят сынчысы Даши Намдаковның канатлы барс сыны урнаштырыла. Әлеге сыннарның анда урнаштырылачагын Казан башкарма комитетының матбугат үзәге раслады.

12 метрлы бронзадан коелган канатлы барс сыны 2012 елның 21 маенда Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам кабул итү көнендә Болгар тыюлыгында урнаштыру тәкъдиме мөселманнарның бер өлешендә ризасызлык уяткан иде. Татар җәмәгатьчелеге аның анда куелуына протест белдереп Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать кабул итте. Әлеге протестлардан соң канатлы барслар Болгарга куелмады, әмма Татарстанның элекке президенты аның һичшиксез Татарстанда урнаштырылачагын әйткән иде.

XS
SM
MD
LG