Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:51

Блокада сәбәпле Кырым "самооборонасы" сугышчан әзерлек хәленә китерелде


“Кырымның халык ополчениесе”

“Кырымның халык ополчениесе”

Кырымның вице-премьеры Михаил Шеремет, Кырымга башланасы азык-төлек блокадасы алдыннан “Кырымның халык ополчениесе” сугышчан әзерлек хәленә китерелде, дип белдерде. Блокада вакытында төрле провокацияләр булырга мөмкин, шуңа күрә ополчение көчләре әзер булырга тиеш, дип өстәде ул.

Кырым башлыгы Сергей Аксенов, хакимиятләр азык-төлек бәяләрен күзәтеп барачак, бәяләрне сәбәпсез күтәрүчеләргә каршы чаралар күреләчәк, дип кисәтте.

Хәбәр иткәнебезчә, Кырымтатар мәҗлесе җитәкчелеге 20 сентябрьдән Кырымга блокада башлаячагын белдерде. Украинадан Кырымга илтүче өч юл ябылачак, азык-төлек алып баручы йөк машиналары Кырымга кертелмәячәк. Мәҗлес җитәкчелеге Украина һәм Русиягә куелган таләпләр үтәлми торып чик буеннан китмәячәген белдерә.

Шаһитләр әйтүенчә, Кырым чигендә күп санда йөк машиналары җыелган. Алар блокада башланганчы чикне үтеп калырга тырыша.

Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров, Кырымга азык-төлек блокадасыннан соң электр энергиясе блокадасын башлау ихтималын белдерде.

Азатлык ATR каналы ярдәме белән блокада урыннарыннан туры трансляция тәкъдим итәргә җыена.

XS
SM
MD
LG