Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:20

Кырым-Украина чигендә азык-төлек блокадасы башланды


20 сентябрь кырымтатар һәм украин активистлары Чонгар, Каланчак һәм Чаплынка чик капкаларында Кырымга алып баручы юлларны ябып азык-төлек блокадасын башлады.

Акция башлану алдыннан Мәҗлес рәисе, Украина Югары Радасы депутаты Рефат Чубаров, чиктәш Херсон өлкәсе администрациясе вәкилләре, Генически районы җитәкчесе Александр Воробьев чыгыш ясаган.

Тәртип саклауны “Херсон” ихтыярилар батальоны саклаячагы игълан ителде, алар төрле провокацияләр ихтималына каршы торырга әзер булуларын бәян иткән.

Рефат Чубаров: "Блокада мөддәтсез, бәлки бер атна йә берничә ай дәвам итә ала, бу вазгыятькә күрә булачак, блокадага Украинаның бернинди сәяси көче каршы чыкмады", дигән.

Генически район администрациясе рәисе Александр Воробьев: "Акциядә катнашучыларны җирле хакимиятләр барлык мөмкинлекләр белән яклаячак, аларны азык-төлек, элемтә, электроэнергия белән тәэмин итеп торачак", диде.

Блокада башлану алдыннан Генически район администрациясендә координацион шура утырышы узган. Монда өлкәнең ГАИ, медицина, СБУ, коткаручылар хезмәтләренә тиешле күрсәтмәләр бирелгән.

Билгеле булганча, йөк машиналары чиктән берничә чакрым алдан туктатылып җибәрелмәячәк. 19 сентябрьдә чиратта торган йөк машиналарын 20 сентябрьдә тиз генә үткәргәннәр.

АТР телеканалы хуҗасы Ленур Ислямов “Кырым – ул Украина” шигарен “Кырымсыз – Украина юк” дигән шигаргә алмаштырырга чакырган, "бүген монда Кырым мәйданы башлана” дигән.

​8 сентябрьдә Киевта узган матбугат очрашуында Кырымга кертелмәгән кырымтатар лидерлары Мостафа Җәмилев һәм Рефат Чубаров блокаданы киңәйтү өчен Кырымга йөк машиналарын җибәрмәү белән бергә Кырымны Украинадан 80% электр энергиясе белән тәэмин итүне дә туктатырга чакырдылар.

Блокаданың оештыручылары кырымтатарлар булса да, аларга Украина ягыннан башка милләт вәкилләре дә кушылачагы көтелә.

Кырымтатар лидеры Мостафа Җәмилев та блокада урынына килде.

Блокаданы оештыручыларның таләпләре:

1. Әхтәм Чийгөз, Мостафа Дегерменджи, Али Асанов, Таир Смедляев, шулай ук Надежда Савченко һәм башка тоткыннарны азат итү. (Исемлектә кырымтатарлардан тыш украин тоткыннары да бар, аларны азат итү Минскида кабул ителгән килешү шартларының берсе).

2. Кырымда Украина ватандашларын эзәрлекләүне туктату. (Русия паспортларыннан баш тартучылар 4 меңләп кеше бар).

3. Кырымтатар һәм украин мәгълүмат чараларына эшләргә комачауламау, журналистларга басымны туктату.

4. Кырымтатар хәрәкәте җитәкчеләре Мостафа Җәмилев һәм Рефат Чубаровка, шулай ук активистлар Исмәт Юксель һәм Синавер Кадыровка Кырымга керүне тыю карарын гамәлдән чыгару.

5. Кырым белән административ чикне узу кагыйдәләрен үзгәртү. Бүгенге көндә чик аша күбрәк кеше утырган автобуслар, машиналар үткәрелми. Чемодан һәм капчык-капчык тауар тоткан кешеләр, балалар чик буеның бер өлешен җәяү үтәргә мәҗбүр. Шул ук вакытта Украина тауарлары төялгән йөк машиналары бер тикшерүсез һәм түләүсез үтеп китә. Блокаданы оештыручылар Украина хакимиятләре "Кырым" ирекле икътисади зонасы" дип аталган һәм коррупциягә чәчәк атырга җай тудырган канунны гамәлдән чыгарып, халыкны түбәнсетмичә чик аша уздыру мөмкинлеген тудырырга чакыра.

Бакчасарайда Җәмилев йорты каршында пикет ясаганнар

Бакчасарайда Мостафа Җәмилев йортын 19 сентябрьдә полиция камауга алып төне буе саклаган, ләкин иртән алар киткәннәр. Шул вакытта монда 15кә якын кеше Мостафа Җәмилев, Рефат Чубаров, Ленур Ислямовның рәсемнәре булган плакат һәм йомыркалар белән килгәннәр, плакатка бер йомырка атканнар имеш.

Мостафа Җәмилев йорты каршында

Мостафа Җәмилев йорты каршында

Шул вакытта монда килгән Русия телеканаллары вакыйганы төшергән. Бу группа 20 минут чамасы торып моннан киткән. Мәҗләс рәисенең урынбасары Ильми Умеров Азатлык радиосына боларга каршы барырга чыккан кырымтатарларны Бакчасарай район мәҗлесе рәисе туктатканын хәбәр итте. Билгеле булганча, Мостафа Җәмилевнең йортына блокада көнне - 20 сентябрьдә пикет ясаячаклары хакында алдан хәбәрләр таралган иде. Моның артында Кырым хакимиятендә утырганнар торганы да мәгълүм.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG